Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ростех" Кырымда диңгез суын төчеләндерүгә хөкүмәттән 78 млрд сум сорый


Израилдә диңгез суын төчеләндерү станциясе (архив)
Израилдә диңгез суын төчеләндерү станциясе (архив)

Төчеләндерү станцияләрен төзү дә, аларны тоту да бик кыйбат, бу тарифлар артуына китерергә мөмкин.

"Ростех" дәүләт корпорациясе аннексияләнгән Кырымның Русия идарәсенә диңгез суын тоздан арындырып эчәргә яраклы өчен тугыз корылма төзү тәкъдиме белән чыккан. Алар елына бер миллиард куб метр су эшкәртү куәтенә ия булачак. Моның өчен яңа электр станцияләре төзергә кирәк булачак. Проект бәясе 78 млрд сум дип бәяләнә. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Кырым аннексияләнгәннән соң Украина хакимиятләре Төньяк-Кырым каналы аша ярымутрауга төче су бирүне туктатты. Бу Кырымда су җитмәүгә китерде. 2013 елда Кырым халык өчен, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатькә 727,3 миллион куб метр су кулланган булса, 2014 елда дүрт тапкыр кимрәк кулланырга мәҗбүр булды. Бу саннарны Русия фәннәр академиясенең Икътисад һәм сәнәгать җитештерүен оештыру институты китерә.

Украина хакимиятләре Кырым Русия контролендә чагында Төньяк-Кырым каналы ачылмаячак дип белдерә. Мәскәү су тәэминәте өчен федераль максатчан програм аша 87,5 млрд сум бүлмәкче иде. Моңа берничә сусаклагыч төзелер дип ниятләнде.

2024 елга кадәр суны төчеләндерү өчен Русия хөкүмәте 8 млрд сум тотарга җыена дип яза "Коммерсантъ". Бу "Ростех" сораганнан 10 тапкыр кимрәк. Төчеләндерү станцияләрен төзү дә, аларны тоту да бик кыйбат, бу тарифлар артуына китерергә мөмкин.

Дәүләт корпорациясе тәкъдиме нинди чыганаклардан финасланырга мөмкинлеге әлеге билгесез ди газет. Моннан тыш, экспертларның берсе искәртүенчә, корылма төзү өчен кыйбатлы чит ил җиһазлары кирәк, ә ярымутрау чикләүләр басымы астында яши.

Кырымда су проблемы

Украина Днепрның төп үзәнен ярымутрау белән бәйләүче Төньяк Кырым каналы аша Кырымның эчәр суга ихтыяҗын 85 процентка тәэмин итә иде. 2014 елда Русия аннексиясеннән соң ярымутрауга су җибәрелми башлады.

Кырымда су запаслары табигый су агымнарыннан барлыкка килгән сусаклагычлар һәм җир асты чыганаклары аша тулыландырыла. Экологлар белдерүенчә, җир асты чыгынакларыннан суны даими куллану ярымутаруда туфракның тозлануына китергән.

2020 елда Кырымда су тәэминаты белән бәйле хәл кискенләште. Явым-төшемнәрнең әз булуы һәм кышын кар күп яумавы корылыкка китерде ди Кырым галимнәре.

Август ахырыннан Акмәчеттә, Акмәчет һәм Бахчасарай районнарында су график белән бирелә башлады. Соңрак мондый тәртип Карасубазар, Карасубазар районы һәм өлешчә Алушта шәһәренә кертелде.

Кремль контролендәге Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия ярымутрауда су тәэминаты белән килеп туган вазгыятьне гадәттән тыш хәл дип танырга мөмкин диде. Ул шулай ук 2020 ел соңгы 150 елда иң коры ел булды дип белдерде.

Русия хакимиятләре яңа суүткәргечләр, суалгычлар төзү һәм скважиналар казу өчен миллиардлаган сумнар бүлеп бирде.

Берләшкән милләтләр оешмасының Украинадагы күзәтү миссиясе Кырым халкын су белән тәэмин итүдә тулысынча Русия җаваплы дип саный. Моны халыкара хокуклар таләп итә ди БМО миссиясе.

Рәсми Киев ярымутрауга Төньяк Кырым каналыннан су Кырым оккупациясе бетерелгәннән соң гына җибәреләчәк дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG