Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин кремльдә Бәшәр Әсадны кабул иткән


Бәшәр Әсад һәм Владимир Путин, 13 сентябрь

Бәшәр Әсад кайбер илләрнең Сүриягә чикләүләр кертүенә басым ясаган. Бу чикләүләр "кешелеккә, дәүләткә каршы корылган һәм легитим түгел" дип белдергән.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән күрешкән. Бу хакта бүген иртән Кремль сайтында хәбәр ителде.

Путин Әсадны президент сайлауларында җиңүе белән котлаган һәм узган елларның бөтен катлаулыгына һәм фаҗигаләренә карамастан, сүрияләрнең Әсадка ышануын һәм гадәти тормышка кайту, тернәкләнү процессын аның белән бәйләвен әйткән. Сүрия хакимиятләренең оппонентлары белән диалог кирәк булуын искәрткән.

Сүриянең төп проблемасы – чит ил хәрбиләренең анда канунсыз булуы дигән Путин. Әмма сүзнең кайсы ил хәрбиләре турында баруын әйтмәгән.

Әсад Путинга ярдәме һәм хуплавы өчен рәхмәтен белдергән, әмма сәяси процессларның, шул исәптән оппозиция белән диалогның өч ел элек тукталуын әйткән. Шулай ук кайбер илләрнең Сүриягә чикләүләр кертүен искәрткән. Бу чикләүләр "кешелеккә, дәүләткә каршы корылган һәм легитим түгел" дип белдергән. Сүрия лидеры сүзләренчә, ил җитәкчелеге бу хәлдә сәяси диалогны һәм башка процессларны җайлый.

Соңгы мәртәбә Русия һәм Сүрия президентлары 2020 елның гыйнварында Димәшктә күрешкән иде.

Быел апрельдә Путин һәм Әсад телефоннан коронавирус белән бергә көрәшү һәм Сүриягә COVID-19га каршы Русия вакциналарын китертү турында сөйләште.

Сүриядә президент сайлаулары 26 майда узды. Алдан фаразланганча, анда ил белән 2000 елдан идарә иткән 55 яшьлек Бәшәр Әсад җиңде.

Бу аның 2028 елга кадәр дәвам итәчәк дүртенче мөддәте.

  • Сүриядә ватандашлар сугышы 2011 елның язында Бәшәр Әсад режимына каршы баш күтәрүгә күчкән бәрелешләрдән соң башланды. Соңрак бәрелешкә төбәкнең төп дәүләтләре, халыкара оешмалар, хәрби-сәяси төркемнәр һәм дөньяның бәйсез дәүләтләре җәлеп ителде.
  • 400 меңнән артык кеше сугыш корбаны, миллионлаган кеше качак булды.
  • Бәрелеш тарафлары башка дәүләтләрдән хәрби ярдәм ала. Өлешчә алганда, хакимият көчләренә Русия һәм Иран булыша. Сүрия оппозициясен көнбатыш бәйсез дәүләтләре, Төркия һәм Фарсы култыгы илләре хуплый.
  • Сүриядә кораллы бәрелешләр башланып ун ел узганнан соң, ил икътисады түбән тәгәрәде. Әгәр сугышка кадәр милли валюта АКШ долларына карата 47-48 берәмлектә булса, хәзер 4000:1 нисбәтендә. 13 миллионнан артык сүрияле, шул исәптән балаларның 90 проценты ашыгыч һуманитар ярдәмгә мохтаҗ.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG