Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путин үзизоляциягә киткән


Владимир Путин
Владимир Путин

Үзе белән очрашкан кешеләрдә COVID-19 табылу сәбәпле, Путин үзизоляциягә киткән. Берникадәр вакыт президент белән күзгә-күз очрашуны күз уңында тоткан чаралар оештырылмаячак.

Русия президенты Владимир Путин үзе белән очрашкан кешеләрдә коронавирус йоктыру очраклары ачыклану сәбәпле үзизоляциягә киткән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Президент сүзчесе "Путин сәламәт, коронавируска биргән тесты тискәре булды", дип белдерде. Аның сүзләренчә, "берникадәр вакыт" президент белән йөзгә-йөз очрашуны күз уңында тоткан чаралар оештырылмаячак.

Алданрак паралимпия спортчылары белән аралашканда Путин якын арада карантинга китәргә мөмкин булуы турында әйткән иде.
Әмма бу белдерүдән соң берничә минут узгач, Кремль сүзчесе Дмитрий Песков президентның бу сүзләрне "күчерелмә мәгънәдә" әйтүен белдерде.

15 сентябрь Дүшәнбедә узачак Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитына Путинның килмәячәге билгеле булды. Ул чарада дистанцион рәвештә катнашачак.

Яз көне Путин русия вакцинасын ясатуы турында белдергән иде. Ул "Спутник V" кадаттым диде. Соңгы вакытта президент күмәк чараларны күп оештырды. Шул ук вакытта, Путин белән очрашыр алдыннан кешеләрне карантинга җибәрүләре билгеле.

9 сентябрьдә Путин Беларус президенты президенты Александр Лукашенка белән очрашкан иде. Соңгы ел эчендә бу аларның бишенче мәртәбә очрашуы. Путин башка бер генә ил лидеры белән дә бу кадәр еш очрашмый.

Шулай ук 13 сентябрьдә Русия президенты Мәскәүдә Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән күреште.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG