Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Бурса шәһәре 2022 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дип игълан ителде


Бурса күренеше

2023 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исеменә намзәт буларак Азәрбайҗанның Шуша шәһәрен тәкъдим иткәннәр.

2020 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" булган Хивада (Үзбәкстан) ТӨРКСОЙ оешмасының төрки мәдәният министрлары шурасы утырышы узган. Бу хакта ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәни оешмасы матбугат үзәге хәбәр итә.

Шура утырышында "Төрки дөньяның мәдәният башкаласы" итеп 2022 елда Төркиянең Бурса шәһәрен игълан иткәннәр. Тәкъдим белән Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәһмәт Нури Эрсой чыккан.

"Бурса – Госманлы империясенең беренче башкаласы. Тарихы һәм архитектурасы, матур табигате белән күпләрне сокландыра. Ул ЮНЕСКО исемлегенә кергән объектлары, тарихи мәчетләре, егермедән артык музее, урман-күлләре, шарлавыклары белән игътибар үзәгендә. Бурсада тарихи тәмләткеч сәүдәсе юлы белән тарихи Ефәк юлы кисешкән, биредә сәүдәнең йөрәге типкән, төрле мәдәниятләр очрашкан һәм бүген дә мөһим сәүдә үзәге булып тора", дигән ул.

Азәрбайҗан мәдәният министры Анар Кәримов 2023 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исеменә намзәт буларак Азәрбайҗанның Шуша шәһәрен тәкъдим иткән.

Үзбәкстанның туризм министры Азиз Әбделхәкимов ТӨРКСОЙның төрки дәүләтләр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә тырышлыгын, шулай ук мәдәният, сәнгать һәм фән арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге ачуын югары бәяләвен искәрткән. Үзбәкстанның ТӨРКСОЙ белән мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирүен искәртеп, Әбделхәкимов "Якында илнең ТӨРКСОЙда тулы канлы әгъзасы булуы белән бәйле хокукый мәсьәләләрнең хәл ителүе көтелә", дип белдергән.

Мәдәният министрлары тәкъдиме белән ТЮРКСОЙ даими шурасы 2022 елны "Тууына 100 ел тулу уңаеннан күренекле Азәрбайҗан композиторы Фикрет Әмиров елы", "Вафатына 600 ел тулу уңаеннан бөек төрек шагыйре Сөләйман Челеби елы", дип игълан итү карары чыгарды. Шулай ук бу шәхесләрнең илләрендә аларны искә алу чаралары уздырыру карары кабул ителде.

  • ТӨРКСОЙ оешмасы төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру белән шөгыльләнә. 2015 елга кадәр аңа Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм аның эчендәге Каракалпакстан, Молдовадан Гагауз республикасы белән бергә Русиядән Хабаровск, Башкортостан, Саха Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элементтәләрне өзәргә кушты. Төркия белән Русия мөнәсәбәтләре яхшыра башлаганнан соң да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек яңартылмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG