Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльбрус тавында биш кеше һәлак булган


Эльбруска менү, архив фотосы

Беренчел мәгълүматларга караганда, каза һава торышы начараю сәбәпле килеп чыккан. 14 кешене коткара алганнар.

Эльбрус тавына туристик төркем белән менгән биш альпинист һәлак булган. 23 сентябрь кич туристлар каза турында коткаручыларга хәбәр биргән дип яза Baza

Интерфакс ачыклавынча, төркемдә Русиянең 11 төбәгеннән барлыгы 19 кеше, шул исәптән гид булган. Аларның 14ен коткарганнар. Коткару чарасында 20 кеше һәм 16 берәмлек техника катнашкан.

Беренчел мәгълүматларга караганда, каза һава торышы начараю сәбәпле килеп чыккан. Пәнҗешәмбе төркем барган юлда җил тизлеге секундына 40 метр тизлеккә җиткән, һава температурасы минус 20 градуска төшкән. Көчле буран аркасында күз күреме бер метрдан артмаган. Шул ук вакытта төркемдәге бер генә кеше дә профессиональ альпинист булмаган.

Туристлар алдан Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында үз маршрутларын теркәгән диелә. Каза күрү турында хәбәрне алар 5 400 метрда чагында җибәргән.

Соңгы елларда Эльбурс тавына менү популярлашты. Быел анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, җырчы, артист Иделия Марс менде. Былтыр тау түбәсенә блогер, спортчы, Омскида гаскәрдә казарма җимерелгәндә аякларын югалткан Рөстәм Нәбиев күтәрелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG