Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанкның вице-президенты Марина Ракова тоткарланган 


Марина Ракова
Марина Ракова

Хәзерге вакытта ул Мәскәүдәге тикшерү комитеты идарәсендә 

Мошенниклыкта шикләнелгән һәм тикшерүдән качкан Мәгариф министрының элеккеге урынбасары һәм Сбербанкның вице-президенты Марина Ракова тоткарланган.

Хәзерге вакытта Мәскәүдәге эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсендә аның белән тикшерү эшләре алып барыла.Бу хакта "РИА Новости"га Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткән.

37 яшьлек Ракова — "Кванториум" балалар технопарклары челтәрен төзүче, аларда 47 меңгә якын бала һәм яшүсмер заманча гамәли фәннәргә, шул исәптән робот техникасы, альтернатив энергетика, сәнәгать дизайны, электроника һәм програмлаштыруга өйрәнә.

Тикшерү фаразына күрә, мәгариф министры урынбасары булган вакытта ул бюджет акчаларын Мәгариф үсешенең яңа формалары дәүләт фондына бүлүләре өчен басым ясаган.

Субподрядчы итеп дәүләтнеке булмаган Мәскәү социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбен яллаган. Әмма ул ике килешүнең дә проект бурычларын үтәмәгән. Югары уку йорты үзе исә килешү кысаларындагы бөтен бурычларны да үтәдек, дип белдергән. Тикшерү бәяләмәсенә күрә, Ракованың эш-гамәлләре аркасында 50 миллион сум зыян килгән. Аның өендә тентү уздырганнар, шуннан соң Ракова телефонын сүндергән һәм элемтәгә чыкмый башлаган, дип хәбәр ителде. Хокук саклаучылар аны элеккеге хезмәткәре белән Украинага юнәлгән булырга мөмкин дип шикләнде.

Җинаять эше нигезендә Ракованың ике хезмәткәре дә кулга алынган. Шикләнелүчеләрнең барысын да зур күләмдә мошенниклык кылуда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә 10 елга кадәр төрмәгә җибәрергә мөмкиннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG