Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы күнегүләренә каршы пикет үтте


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Казан активистлары Татарстан экологиясен саклауны таләп итеп пикетка чыкты. Чарада катнашучылар Казанда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының күнегүләренә каршы булуларын белдерде.

13 октябрь экология активистлары Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында экологияне саклау максатыннан пикет уздырды.

Ким дигәндә 50 кеше катнашкан пикетта, "Казанда уздырылучы Дөнья сәламәтлек саклау (WHO) оешмасы күнегүләрен бәйсез иҗтимагый оешмаларның контрольгә алуын һәм бу күнегүләр хакында ачык мәгълүмат бирүне таләп итәбез", "Чүп яндыру корылмасы төзелмәсен", "Мәҗбүри вакцина ясату карары чыгарган республика баш санитар табибы Потяшина безнең кеше һәм конституция хокукларыбызны бозды", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештыручы Антон Бортяков Азатлыкка әйтүенчә, әлеге пикетны уздыруның төп максаты - WHO күнегүләрен уздыруга каршылык белдерү.

"Бу көннәрдә Казанда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыктан яшерелгән, максаты һәм бурычы билгеле булмаган күнегүләр оештыра. Бу күнегүләр Татарстан хакимиятенең рөхсәте белән уздырыла. Ватандашларга бу күнегүләрдә нинди чаралар, нинди техника кулланылуы һәм нинди акчаларга уздырылуы турында берни дә әйтелми.

Җәмәгатьчелек ни өчен нәкъ менә безнең шәһәрдә чит ил белгечләре тарафыннан шушындый яшерен күнегүләр уздырыла, дип борчылуын белдерә. Әлеге күнегүләрнең коронавирус эпидемиясе вакытында уздырылуы бу борчылуларны тагын да арттыра. Ни өчен халыкка бу күнегүләр турында берни дә әйтелми?", дип җиткерде.

Бортяков бүгенге пикет белән шулай ук, Казанның Осиново бистәсендә төзелүче чүп яндыру корылмасына каршы булуларын да әйтте.

Пикетчы кулына "Кыштым атом авариясеннән зыян күргәннәргә һәм аны бетерүдә катнашучыларга социаль гарантияләр бирелсен", дигән шигарь күтәреп торды.

Чара барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшыру өчен өч таләпне үз эченә алган мөрәҗәгатькә имза җыю да оештырылды.

Активист Гүзәл Касыймова Азатлыкка сөйләвенчә, алар Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Казандагы күнегүләрен тәҗрибә уртаклашу максатыннан гына уздыруына ышанмый.

"Каршы имза җыюның беренче сәбәбе шушы. Икенчесе, республика баш санитар табибы Марина Патяшинаның бар кешенең QR-код күрсәтүен таләп иткән карарына каршы. Өченчесе, хакимияткә ышаныч булмауны күрсәтү., чөнки боларның барысын да хакимият оештыра. Мондый сәясәт белән Татарстан хакимиятеннән дә, Русия хакимиятеннән дә халык риза түгел", диде.

Пикетны, Татарстанның атомга каршы оешмасы оештырды.

* * *

Тиз арада хезмәтләндерүче мобиль лабораторияләрнең беренче халыкара күнегүләре Казанда 11-15 октябрьдә уза. Аны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Роспотребнадзор оештыра. Чарада Европа һәм БДБ илләреннән санитар-эпидимиология хезмәте, медицина һәм фәнни оешмалардан 130га якын вәкил катнаша. 10 октябрьдә Казанда күнегүләргә каршы пикет узган иде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) – 194 ил әгъзасы кергән Берләшкән Милләтләр Оешмасының махсус хезмәте. Төп бурычы –халыкара сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемнарны чишү. Ул 1948 елда оешкан һәм баш бинасы Швейцариянең Женева шәһәрендә урнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG