Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына "Команда 29" юристлар берләшмәсенә нигез салган адвокат Иван Павловны һәм юристлар берләшмәсеннән тагын 4 кешене (Максим Заговора, Валерия Ветошкина, Елена Скворцова, Максим Оленичев) кертте. Исемлектә хәзер 93 оешма һәм физик зат бар.
Павлов нигез салган "Команда 29" юристлар берләшмәсе дәүләткә хыянәт итү һәм шымчылыкта шикләнелүчеләрне яклап килгән. 2021 елның җәендә берләшмә сайты баш прокуратура таләбе белән блокланган булган, шуннан соң берләшмә эшчәнлеген туктатуын белдергән. Павлов үзе Русиядә Иван Сафронов эшендә сер ачуда гаепләнә, ул эзләүгә бирелгән. Адвокат Русиядән киткән.
Моның белән бергә юстиция министрлыгы "ят агент вазифасын үтәүче" теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр исемлегенә Русия ЛГБТ-челтәре (Российская ЛГБТ-сеть) иҗтимагый хәрәкәтен керткән.
Соңгы тапкыр юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлеген октябрь уртасында тулыландырган иде. Ул чакта исемлеккә "Росбалт" һәм "Republic" медиа чаралары кертелде.
Октябрь азагында гына Русия президенты Владимир Путин ят агентлар турындагы канунның кайбер өлешләрен тагын бер кат яңадан карап чыгарга кирәк булуы белән килешүен белдерде.
Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгы алып барган "ят агентлар" исемлегендә 93 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!