21 ноябрь көнне көндез Американың Висконсин штатында Милуоки янындагы Уокешо шәһәрендә, полиция корып куйган киртәләрне җимереп, бер машина Раштуа парадына килеп бәрелгән. Биш кеше үлгән, кимендә 40 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә.
Имгәнүчеләр арасында балалар, оркестрда катнашучылар һәм бию труппасы бар. Аларның 12се хастаханәләргә китерелгән.
Уокешо полициясе җитәкчесе хәбәренчә, һәлакәттә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Аның шәхесе һәм мотивлары турында хәбәр ителми.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!