Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан парламентына алты фирка уза


Кыргызстанда сайлау кәгазьләрен санау барышы
Кыргызстанда сайлау кәгазьләрен санау барышы

Шул ук вакытта "барысына каршы" тавыш бирүчеләр күп булган бүлгеләрдә сайлаулар кабат уздырылачак.

Кыргызстан Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел нәтиҗәләренә күрә, ил парламентына керү өчен зарур булган биш процент киртәсен алты фирка үтә алган. Болар: "Ата-Журт Кыргызстан" - 16.85%, "Ишеним" - 13.40%, "Ынтымак" - 10.74%, "Альянс" - 8.12%, "Бутун Кыргызстан" - 6.70%, "Ыйман Нуру" - 5.98%.

Бу нәтиҗәләрне Мәгълүмати сайлау системы сайтында тавышларны исәпләү системы күрсәтте.

"Азаттык", "Ата Мекен" һәм "Улуттар Биримдиги" фиркаләре сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде.

Алар сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел дип табуны һәм Үзәк сайлау комиссиясенең тавышларны исәпләү автоматлаштырылган системындагы өзеклекләрне тикшерүне таләп итә.

Фирка әгъзалары хакимиятләрне "парламентка оппозиция фиркаләрен уздырмас өчен, яраксыз бюллетеньнәр куллануда һәм "барысына каршы" тавыш биргәннәрнең күләмен арттыру"да гаепли.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Нуржан Шайлдабекова сүзләренчә, халыкның күпчелеге "барысына каршы" тавыш биргән сайлау бүлгеләрендә сайлаулар яңадан узачак.

"Бишкәктәге кайбер бүлгеләрдә "барысына каршы" варианты намзәтләргә караганда күбрәк тавыш җыйган. Сайлаулар турындагы канунның 37 маддәсенә ярашлы, мондый очракларда сайлаулар узмаган булып санала һәм яңадан билгеләнә", дигән Шайлдабекова.

Аның сүзләренчә, яңадан сайлауларның көнен Үзәк сайлау комиссиясе бер ай эчендә билгеләргә тиеш.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, Бишкәкнең Беренче май һәм Свердловски сайлау бүлгеләрендә, барлык бер мандатлы намзәтләр дә "барысына каршы" вариантына караганда азрак тавыш җыйган.

28 ноябрьдә Кыргызстанда VII чакырылыш Жогорку Кенеш депутатларын сайлаулар узды.

Илдә барлыгы 2435 сайлау бүлгесе эшләде, чит илләрдәге 59 сайлау бүлгесендә дә тавыш бирү барды.

Жогорку Кенешның VII чакырылышы 90 депутаттан торачак. Аларның 54-е фиркаләрне, 36сы – бер мандатлы бүлгеләрне тәкъдим итәчәк.

Бу сайлауларның үзенчәлеге – Кыргызстан тарихында беренче мәртәбә сайлаучылар фирка өчен генә түгел, аның исемлегендәге билгеле бер намзәткә дә тавыш бирә алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG