Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия табибларының күбесе пандемиянең якын арада бетәчәгенә ышанмый


Вирус таралуның сәбәпләре дип алар ковид йоктыруда шикләнелүчеләр белән элемтәдә булганнан соң русияләрнең үзизоляциядә булырга теләмәвен, актив рәвештә җәмәгать урыннарында йөрүләрен, вакцина ясатырга теләмәүне атаган.

Русиядәге табибларның күбесе якындагы айларда COVID-19 йоктырып авыру очракларының әллә ни кимүен көтми һәм пандемияне тиздән җиңү турында сөйләргә иртәрәк дип саный.

Бу хакта "Росгосстрах жизнь", "Росгосстрах" ширкәтләре һәм табибларның "Доктор на работе" платформасы уздырган сораштыруга сылтама белән РБК хәбәр итә.

Шул ук вакытта күпчелек табиблар коронавирус инфекциясе белән көрәштә күпчелек русияләрнең үз-үзен тотышы комачаулый дип саный. Шул рәвешле, вирус таралуның сәбәпләре дип сораштыруда катнашканнарның 84 проценты инфекция йоктырган дип шикләнелгәннәр белән элемтәдә булганнан соң, русияләрнең үзизоляциядә булырга теләмәвен, 74 проценты күпләп җәмәгать урыннарында йөрүне, 73 проценты – вакцина ясатырга теләмәүне атаган.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан табибларның яртысыннан артыгы (55 проценты) өстәмә чикләү чаралары кертү кирәк түгел дип саный.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 33 389 очрагы теркәлгән, 1221 авыру үлгән.

Соңгы көннәрдә Русия хакимиятләре яңа "омикрон" штаммы таралу белән бәйле рәвештә чикләүләрне кырысландыра. Әлегә COVID-19 йоктырганнар арасында бу штамм рәсми рәвештә берәүдә дә ачыкланмаган. Әмма хакимиятләр һәм медицина хезмәткәрләре аның илдә барлыкка килүен "котылгысыз" дип саный.

Япониядә яңа штамм таралу куркынычы булу сәбәпле, 9-12 декабрьдә Осакада узарга тиешле фигуралы шууның Гран-при сериясе финалы үткәрелмәячәк. Бу хакта 2 декабрьдә билгеле булды.

Япониядә "омикрон" йоктыруның беренче очрагы 30 ноябрьдә теркәлгән иде. Ил хакимиятләре барлык чит ил ватандашларына да Япониягә керүне вакытлыча тыйды.

"Омикрон" штаммы ноябрьнең беренче яртысында Көньяк Африка республикасында табылган иде. Белгечләр фикеренчә, ул куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки коронавирусның башка төрләренә караганда тизрәк тарала һәм анда мутацияләр саны да күбрәк.

23 илдә, шул исәптән Европа берлегенең берничә дәүләтендә "омикрон" йоктыруның 200дән артык очрагы ачыкланган. Чәршәмбе көнне АКШта да яңа штамм йоктыруның беренче очрагы ачыклануы турында хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG