Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат Татарстанда октябрьдә 2,7 мең кешенең COVID-19дан үлүен хәбәр итте 


Росстат статистикасы, гадәттәгечә, республика хакимиятләре тараткан мәгълүматтан аерылып тора.

Татарстанда октябрь эчендә коронавирустан үлүчеләрнең саны ике тапкырга артып, 2,7 мең кешегә кадәр җиткән дип яза "Коммерсантъ" Росстатка сылтама белән. Шул ук вакытта, рәсми рәвештә вирус нибары 120 кешедә генә табылган булган.

Шул ук вакытта басма Татарстанның гомуми үлем-китем арту ягыннан лидерлар рәтендә булуын искәрткән – республикада бер ел эчендә үлүчеләр саны 1,5 тапкырга арткан.

Росстат статистикасы, гадәттәгечә, республика хакимиятләре тараткан мәгълүматтан аерылып тора.

Русиянең коронавирус белән көрәш штабы 7 декабрьгә китергән мәгълүматка күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусны 204 кеше йоктыруы ачыкланган, 9 кеше үлгән. Пандемия башыннан барлыгы 1 307 кеше ковид йоктырып вафат булган.

Алданрак Росстат сентябрь ае өчен дә статистика биргән иде. Статистика хезмәте мәгълүматына күрә, вирус 1,5 мең кешенең үлемендә төп сәбәп булып торган, шул ук вакытта рәсми рәвештә COVID-19ны 78 үлүчедә генә тапканнар.

Сентябрь нәтиҗәләренә күрә республикада үлем-китем узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 43 процентка, ике ел элеккеге белән чагыштырганда 65 процентка үскән.

Сентябрьдә дә Росстат статистикасы республика хакимиятләре хәбәр иткән мәгълүматтан шактый аерылып торды. Статистиканың болай нык аерылып торуын республиканың Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина вирусның "һәрвакытта да расланмавы" аркасында дип аңлаткан иде.

Росстат 2021 елның августында Татарстанда яшәгән 1,2 мең кешенең үлемендәге төп сәбәп булып коронавирус торуын хәбәр иткән иде. Бу сан да Роспотребнадзор саннарыннан күпкә аерыла.

Белгечләр Русия хакимиятенең рәсми статистикасы күп сораулар тудыруын белдерә һәм аны шик астына куя.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG