Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый пулат хастаханәләргә һәм гыйбәдәтханәләргә QR-кодларсыз кертүне тәкъдим итә


"Битлексез һәм паспорт белән QR-кодсыз керү тыела" диелгән язу
"Битлексез һәм паспорт белән QR-кодсыз керү тыела" диелгән язу

Хөкүмәтнең ике канун өлгесенә йомгакта "аз аңлаешлы һәм хәтта куркытучы" "QR-код" терминыннан баш тартырга һәм "киң аудиториягә, шул исәптән өлкән яшьтәгеләргә аңлашыла торган сүзләр кулланырга" тәкъдим ителә.

Хөкүмәтнең җәмәгать урыннарында, поездларда һәм очкычларда QR-кодлар куллануны кертү турындагы ике канун өлгесенә Иҗтимагый пулат йомгаклау әзерләгән.

Документта түбәндәге җөмләләр бар:

- вакцина ясату яки коронавирус белән авыру турындагы сертификаттан башка йөри алырдай урыннарның (әйтик, сырхауханәләр, хастаханәләр, стоматология бүлмәләре һәм дини оешмалар) исемлеген төзергә;

- канунда "аз аңлаешлы һәм хәтта куркытучы" "QR-код" терминыннан баш тартырга һәм "киң аудиториягә, шул исәптән өлкән яшьтәге затларга аңлашыла торган сүзләр кулланырга", мәсәлән, "иммун сәламәтлек сертификаты" яки "таныклыгы";

- Русиядә теркәлмәгән вакциналарны ясаткан чит ил ватандашларына ковид-сертификатларны бирү механизмын ныгытырга;

- сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясату тыелган кешеләрдән QR-кодлар таләп итмәскә;

- авыл җирлекләрендә, яки бару авыр булган урыннарда яшәүчеләргә вакцина сертификатларын китереп бирәчәк бер оешманы, мәсәлән "Русия Почтасын" сайлап алырга;

- Русиягә әйләнеп кайтучы, дәваланырга баручы, инвалидлыгы булган кешене озата баручы, гаилә әгъзасын күмәргә баручы һәм "башка авыр тормыш хәлендәге" кешеләргә транспорттан сертификатсыз файдалануны рөхсәт итәргә;

- очкычларга һәм поездларга билетларны сертификат күрсәтүне сорамый гына сатарга, әмма юлчыларны поездга утырганчы бер көн алдан һәм рейсларга теркәлү вакытында сертификатларны йөкләргә мәҗбүр итәргә.

Иҗтимагый пулатта искәртүләренчә, транспортта QR-кодлар турындагы канун өлгесендә чит ил вакцинасы ясаткан Русия ватандашларына карата мәсьәләләр җайга салынмаган. Бу уңайдан пулаттагылар бернинди тәкъдимнәр дә ясамаган.

Русия думаында канун өлгеләре карала башлаганчы, Русиянең төбәкләре, Иҗтимагый һәм Хисап пулатлары, шулай ук Федерация шурасы канун өлгеләренә карата үз фикерләрен белдерергә тиеш. Моны 14 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк булачак. Аерым алганда Татарстан, Башкортстан парламентлары документны хуплап тавыш бирде.

Хөкүмәтнең җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгеләре Русия Думасында беренче укылышта 16 декабрьдә каралырга мөмкин.

22 ноябрьдән башлап Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG