Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов Татарстан Дәүләт шурасында Фәрит Мөхәммәтшин белән ачуланышып чыгып киткән


Хафиз Миргалимов (Архив фотосы)
Хафиз Миргалимов (Архив фотосы)

Ызгыш Дәүләт шурасы утырышында "Сугыш чоры балалары" турындагы федераль канун өлгесе турында фикер алышканда килеп чыккан, Миргалимов парламент президиумы утырышыннан ишекне каты ябып чыгып киткән.

"Сугыш чоры балалары" турындагы федераль канун өлгесе турында фикер алышканда КПРФ фракциясенең Татарстан Дәүләт шурасындагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстан парламенты президиумының утырышыннан җәнҗал белән чыгып киткән, дип яза "Коммерсантъ".

Әлеге мәсьәләдә трибунадан чыгыш ясаганнан соң, Миргалимов президиум өстәле янына утырган җирдән бәхәсләшүне дәвам иткән. Моңа җавап итеп Дәүләт шурасы рәисе һәм "Бердәм Русия"нең республикадагы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин "эш турында гына" сөйләшүне һәм "мәсьәләне сәясиләштермәүне" сораган.

— Мине туктатырга кирәкми! Сез монда рәислек итүче генә, - дип җавап биргән Миргалимов.

Әмма Мөхәммәтшин коммунистның сүзне туктатуын таләп иткән. Шуннан соң Миргалимов урыныннан торган һәм парламентта бернинди демократия юк, дигән сүзләр белән ишеккә таба киткән.

— Ни монда, ни урамда, ни илдә, дип үпкәләп әйткән КПРФ башлыгы һәм ишекне каты итеп ябып чыгып киткән.

— Демократия фракциягездә булыр, дип тыныч кына әйтеп калган аның артыннан Мөхәммәтшин.

"Сугыш чоры балаларына" ярдәм турындагы федераль канун өлгесен Дәүләт шурасына ЛДПР депутаты Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән иде. Эшләнеп бетмәгән дигән сәбәп белән, Социаль сәясәт комитеты аны депутатлар каравына чыгармаска булды.

Фәрит Мөхәммәтшин канун өлгесен "камилләштерергә" тәкъдим итте һәм аны 2022 елның февралендә Дәүләт шурасына кабат тәкъдим итәргә кушты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG