Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат хезмәте: Назарбаев вәкаләтләрен Токаевка үз ихтыяры белән бирде


Нурсолтан Назарбаев һәм Касым-Жомарт Токаев

Назарбаев һәм Токаев һәрвакыт бер якта булды, алар арасында мөнәсәбәтләр начарайган дигән сүзләр имеш-мимеш диде Казакъстаның беренче президенты сүзчесе.

Казакъстанның элекке президенты сүзчесе Айдос Укибай Нурсолтан Назарбаев Иминлек шурасы рәисе вәкаләтләрен Касым-Жомарт Токаевка үз ихтыяры белән бирүен белдерде. Укибай сүзләрен казакъ басмалары китерә.

Сүзче Назарбаев һәм Токаев һәрвакыт бер якта булды, алар арасында мөнәсәбәтләр начарайган дигән имеш-мимешләр сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру һәм дәүләт корылышын җимерергә тырышу өчен таратылган дип белдерде.

Назарбаев былтырдан бирле халык арасында күренмәде һәм протестларга карата да фикерен белдермәде. 5 гыйнварда Токаев Иминлек шурасы рәисе вазифасына керешүен белдерде. Әлеге вазифада Назарбаев гомере буена утырырга тиеш иде. Моннан тыш, Назарбаевка тугры саналган кайбер затлар да үз вазифаларыннан алынды. Әлеге хәлләрдән соң социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында Назарбаев һәм Токаев арасында хакимият өчен көрәш бара дигән хәбәрләр тарала башлады. Назарбаев илдән киткән икән дигән сүзләр дә йөрде.

7 гыйнвар кичендә Беларус авторитар җитәкчесе Александр Лукашенка матбугат хезмәте аның Назарбаев белән телефоннан сөйләшүе турында хәбәр итте. Икенче көнне Назарбаев сүзчесе ул Казакъстаннан китмәде дип твиттерда язды.

Хакимиятләр бәяләвенчә, Казакъстанда хәлләр әкренләп тынычлана. Киңкүләм митинглар юк диярлек. Алматыда вакыт-вакыт атышлар ишетелә. Хакимиятләр шәһәрне "чистарту" турыда белдерә.

Казакъстан сәламәтлек саклау министрлыгы илдәге протестлар барышында 164 кешенең үлеме турында хәбәр итте. Аларның күпчелеге — 103е — Алматыда. Шулай куәт оешмаларының 16 вәкиле һәлак булуы турында әйтелә. 10 гыйнварда илдә матәм көне игълан ителде.

Хакимиятләр мәгълүматынча, илдә 5 меңнән артык кеше тоткарланган. Аларның күпмесе протестларда катнашучы, күпмесе коралланган кешеләр һәм мародерлар икәне әйтелми.

Аламаты һәм башка шәһәрләрдәге вакыйгаларны хакимиятләр илгә террорчылар һөҗүме дип атый.

6 гыйнварга каршы төндә Казакстан президенты Касым-Җомарт Токаев, илдә 2 гыйнвардан бирле дәвам иткән протест чараларын бастыруда ярдәм сорап, Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) хәрби көчләрен чакырды. Әлеге оешмага биш дәүләт хәрбиләре керә, әмма аның нигезен Русия гаскәре тәшкил итә. Алар кайбер стратегик биналарны һәм Алматы һава аланын контрольгә алды. Һава аланы сивил рейсларны кабул итми. 9 гыйнварда Русия саклану министрлыгы очкычы Русия ватандашларын алып чыгарга тиеш.

Көнбатыш илләре Казакъстандагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп баруларын һәм илгә ярдәм итәргә әзерлекләрен белдерә, шулай ук чамадан тыш көч кулланмаска чакыра. АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Казакъстанга Русия хәрбиләренең күпләп керүе белән бәйле куркулары турында белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG