Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә беренче мәртәбә "ватандашсызлык паспорты" бирелгән 


Мәскәүдә "Сахарово" миграөия үзәге
Мәскәүдә "Сахарово" миграөия үзәге

53 яшьлек Якубҗан Хәкимҗановка әлеге документны бер генә ил ватандашлыгы да булмау сәбәпле биргәннәр. Шәхесне раслаучы мондый таныклык ун ел гамәлдә кала, әмма аны ел саен озайту кирәк. 

Мәскәүдә ватандашлыгы булмаган беренче кешегә "ватандашсызлык паспорты" дип аталучы, вакытлыча шәхесен раслый торган таныклык бирелгән. Бу хакта РИА "Новости"га Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Ева Меркачева беледргән.

Документны 53 яшьлек Якубҗан Хәкимҗанов алган, ул Мәскәүдәге миграция үзәгендә ике ел уздырырга мәҗбүр булган, чөнки ватандашлыгы булмау сәбәпле аны беркая да депортацияли алмаганнар.

Хәкимҗанов Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә туган, биш яшьлек вакытында гаиләсенең Әстерханга күчеп килгән.
Ева Меркачева сүзләренчә, ул "яше кечкенә вакытта ук төрмәгә эләккән, алга таба да шулай дәвам иткән". Соңгы мәртәбә кулга алынган вакытында полиция ирнең шәхесен ачыклый алмаган, шуннан соң аның бер генә илнең дә ватандашлыгына ия түгеллеге билгеле булган.

"Ватандашсызлык паспортлары" турындагы канун 2021 елның августында үз көченә керде. Документны мәхкәмә карары нигезендә Русия ватандашлыгыннан мәхрүм ителгәннәр, Советлар берлеге паспортын алыштырып, Русия ватандашлыгына кермәүчеләр ала алачак.

Кешене башка бер генә ил дә кабул итмәү сәбәпле, мәхкәмә карары нигезендә илдән депортацияләп булмаган очракта да бу документ биреләчәк.

Паспорт ун ел гамәлдә кала, әмма аны һәр ел озайтырга кирәк булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG