Германиянең мәгълүмат чараларын теркәү һәм күзәтү комиссисе (МААВ), лицензиясе булмау сәбәпле, Русиянең Германиядә алман телендә тапшыручы RT DЕ дәүләт телеканалының тапшыруларын тыйган. Бу хактагы карар 1 февральдә чыккан диелә оешма хәбәрендә.
Иярчен, интернет һәм мобиль әсбаплар, шулай ук "акыллы телевизорлар" аша каналның тапшыруларын тыйганнар. Карарда әйтелгәнчә, Европа кануннарына ярашлы, RT эшләүгә рөхсәт бирүче нинди дә булса башка документларга сылтана алмый. Документта әйтелгәнчә, тапшыруларга рөхсәт сорап канал мөрәҗәгать итмәгән дә булган.
Телеканалның Telegram-каналында әйтелгәнчә, Германиянең көйләүче оешмасы карары мәхкәмәдә шикаять ителәчәк. Шул ук вакытта, каналның алман телле версиясе үз тапшыруларын Мәскәүдәге студиядән дәвам итәчәк диелә. Тыюга да карамастан, тапшыруларны Германиядә тарату ниятләнәме – монысына төгәллек кертелмәгән.
RT-ның баш мөхәрире Маргарита Симоньян Twitter-да язуынча, Германия хакимиятләренең карары Мәскәүдән тапшыручы һәм "Германиядә, шулай ук Европаның 32 башка илендә тапшырырга бөтен хокуклары да булган" RT DE-га түгел, ә RT DE Productions ширкәтенә кагыла. "Тапшыруларны туктатмыйбыз", дип язган Симоньян.
Чәршәмбе кичендә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Германия тарафыннан "Русия борчуларына демонстратив рәвештә күз йомылды", дип белдерде, шуңа күрә Мәскәү "Русиядә аккредитацияләнгән Германия мәгълүмат чараларына, шулай ук нигезсез рәвештә үз платформнарыннан телеканалның аккаунтларын сөрткән интернет-арадашчыларга каршы җавап чараларын" тормышка ашыра башлаячак диде. "Арадашчылар" дигәндә, күрәсең Youtube күз уңында тотыладыр, ул алданрак ялган мәгълүмат таратуга кагылышлы сервис кагыйдәләрен бозды дип, RT DE каналларын томалаган иде.
- RT-ның алман телендәге тәүлек буе барган тапшырулары узган елның 16 декабрендә Сербиядә бирелгән лицензия нигезендә башланган иде. Ул чакта каналдагылар моңа Европа кануннары нигезендә хаклары булуын белдерде. Алданрак RT лицензияне Люксембургта алырга тырышты, әмма аларның гаризаларын кире кактылар.
- Германиянең үзендә исә чит ил дәүләт каналларын лицензияләүгә булган тыю аркасында, лицензия бирә алмыйлар. MABB каналның иярчен аша тапшыруларын декабрьдә үк тыйган иде. Ул чакта Русиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Мәскәүнең моңа җавап бирергә ниятләвен белдерде. Рәсми рәвештә нинди чаралар ниятләнүе әйтелмәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!