Казанда юл хезмәтләре хезмәткәрләренең 40 проценты коронавирус сәбәпле больничныйга чыккан. Бу хакта 7 февральдә мэриядәге киңәшмә вакытында Казан мэры Илсур Метшин белдерде, дип яза РБК.
"Машина йөртүчеләр һәм механизаторларга булган кытлыкка кар күләме дә өстәлә һәм вазгыятьне катлауландыра. Хезмәткәрләрне күпләп М-7, М-12 трассаларына алып китәләр. Бүгенге көндә безнең төзекләндерү оешмалары эшчеләре һәм машина йөртүчеләренең 40 проценты авырып эшкә чыга алмый, дип белдергән Метшин.
Аның әйтүенчә бүген – 7 февральдә эчке төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов һәм башкарма комитет башлыгының төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Игорь Куляжев та чирләп эшкә чыга алмаган.
Казан хакимиятләре мәгълүматына күрә, ишек аллары, җәяүлеләр юлы, икенчел дәрәҗәдәге юллар чистартылмыйча кала. Хакимиятләр бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә биргән.
"Бездә торак хуҗалары оешмасы (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативлары (ЖСК) күп. Карны түгү карарын кабул итү мәсьәләсе халык кулында. Бу нәкъ тә интернеттагы чакырулардан һәм санак төймәләреннән аерылып, эшкә керешү кирәк булган очрак" дип белдергән Метшин.
Җомга көнне һәм ялларда Казанда һәм Татарстан республикасында айлык норманың 30 проценты күләмендә кар явуы хәбәр ителгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!