Уфаның "Нур" татар театры Казанда февраль ахырында узасы гастрольләрен кичектерә. Спектакльләр 24-27 февральдә Камал театры сәхнәсендә булырга тиеш иде. Гастрольләр 2022 елның ноябренә күчерелә.
"Әлеге карар эпидемиологик вазгыять белән бәйле, Казан безне каршы алырга әзер, әмма безнең актерлар авырый", дип сөйләде Азатлыкка "Нур" театры сүзчесе Гөлшат Сафина.
10-13 ноябрьдә Уфа татар театры Казан тамашачысына биш спектакль тәкъдим итәчәк. Болар – Зифа Кадыйрова повесте нигезендә куелган "Фатыйма" драмасы, Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" музыкаль комедиясе, Мөдәрис Багаевның "Бер мәл шәһәрдә" музыкаль комедиясе, татар классикасыннан Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасы һәм Мансур Гыйләҗев повесте нигезендә куелган "Көлмәгез, мин үләм" драмасы.
Февраль башында "Нур" театры, артистлары коронавирус йоктыру сәбәпле, карантинга ябылган иде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда соңгы тәүлектә 4 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган. Бер көн эчендә 19 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми әйтелә.
2021 елның декабрендә Уфаның "Нур" татар театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар театрына 2,5 млн сум бүләк итте. Акча сәхнә өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга кулланылачак. Гөлшат Сафина сүзләренчә, җиһазлар алынган, аларны театрга кайтуларын көтәләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!