Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:58 18.5.2022

АКШ американнарга Русия облигацияләреннән түләүләр алуны тыячак

Киләсе атнадан Ак йорт Русиянең дәүләт облигацияләрен тотучы америкаларга алардан түләүләр алуны тыярга ниятли. Бу - Русиягә каршы элегрәк кертелгән санкцияләр кысаларындагы чара булачак.

Облигацияләрдән түләүләрнең ташламалы чоры 25 майда тәмамлана. Аны озайтмаска булганнар. Бу исә соңгы йөздән артык ел эчендә Русиянең беренче мәртәбә тышкы дәүләт бурычы дефолтына дучар була алуын аңлата.

The New York Times язуынча, АКШ финанс министрлыгы әлеге карарны бу чара кертелгәннән соң була алырдай икътисади нәтиҗәләрне анализлап кабул иткән. Белгечләр Америка икътисадына моның нәтиҗәләре бик аз булачак дигән нәтиҗәгә килгән.

20:35 17.5.2022

17 май көненең төп хәбәрләре:

  • Финляндия белән Швециягә НАТОга керү карарын раслады, гариза иртәгә үк бирелер дип көтелә.
  • Украина иминлек хезмәте Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде. 21 яшьлек Булат Фассахов "бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, аны көчләгән", диелә хәбәрдә.
  • Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
  • Украина да, Русия дә ике ил арасында сөйләшүләр туктавын раслады. Моңарчы Зеленский Путин белән йөзгә йөз күрешеп сөйләшергә әзер булуын әйткән иде.
  • "Казан" гаилә үзәге янында өченче көн рәттән Казансуны күмәләр, мэрия моның турында белмәвен әйтә.

Күбрәк хәбәрләр, кызыклы материаллар, фото-видеолар безнең сайтта. Азатлык белән калыгыз!

20:34 17.5.2022

Швеция белән Финляндия НАТОга керү гаризасын инде иртәгә тапшырачак

Бу хакта Швеция премьеры Магдалена Андерссон белдерде. Пәнҗешәмбе көнне исә АКШ президенты Джо Байден теләктәшлек белдерү максатыннан Ак йортта Швеция премьер-министры белән Финляндия президентын кабул итәчәк.

Швеция белән Финляндия НАТОга керү карарын Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кабул итте. Аңарчы Русия күрше илләрендәге халык нейтральлек яклы булса, сугыш башланганнан соң, бу илдә халыкның күпчелеге НАТОга керүне хуплый башлады.

17:08 17.5.2022

Украина иминлек хезмәте (СБУ) Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде

СБУ мәгълүматынча, ул 21 яшьлек Булат Фассахов, тумышы белән Татарстаннан. Оешма шикләнелгән гаскәринең сурәтен дә бәян итте.

“Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән”, диелә СБУ хәбәрендә.

Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова язуынча, Фассахов үзенең өч хезмәттәше белән башка бер көнне икенче йортка да кергән. “Бер хатын-кызны өйдә калдырып, башка гаилә әгъзаларын урамга чыгарганнар. Хатын-кызны, үтерү белән янап, өчәүләп чиратлашып көчләгәннәр”, диелә прокурор хәбәрендә.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасының Русия басып алган Украина җирләрендә кылынган хәрби җинаятьләр турындагы апрель хисабында да шундый көчләүләр турында язылган иде.

Апрель ахырында Украина омбудсмены Людмила Денисова психологик ярдәм күрсәтү кайнар элемтәсенә җенси көчләүләр турында 400дән артык шалтырату килде дип белдерде.

Русия ягыннан президент сүзчесе Дмитрий Песков Украинада Русия солдатларының хатын-кызларны көчләүләре турында хәбәрләрне ялган дип атады.

Сугыш барган вакытта Азатлык конфликт тарафлары биргән мәгълүматны тикшерә алмый. Фассахов турындагы хәбәр Украинаның рәсми органнары тарафыннан чыгарылды.

16:55 17.5.2022

Медиа: Путин Украинадагы сугышка катыша, "полковник дәрәҗәсендә" карарлар кабул итә

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта шәхсән катнаша, "полковник дәрәҗәсендә" оператив һәм тактик карарлар кабул итә, дип яза Көнбатыштагы хәрби чыганакларына сылтама белән The Guardian һәм The Times.

Аерым алганда, Русия президенты "Донбасстагы көчләрнең күчеп йөрешен билгеләргә ярдәм итә" диелә. Узган атнада монда Русия гаскәрләренең Северский Донец елгасын кичеп чыгарга тырышуы уңышсызлык белән тәмамланган иде.
Хәбәрне тулысынча монда укырга була.

16:39 17.5.2022

Финляндия парламенты НАТОга керү өчен тавыш биргән.

200 депутатның 188е альянска керүне хуплап тавыш биргән, дип хәбәр итә Reuters

Бүген шулай ук Швеция тышкы эшләр министры да НАТОга керү гаризасын имзалады.

Финляндия һәм Швеция хакимиятләре НАТОга керү турында соңгы берничә айда сөйләшә башлады. Моңа кадәр алар хәрби блоклардан ерак торды. Президент Владимир Путин Русиянең "Финляндия һәм Швеция белән проблемы юк", аларның НАТОга керү ихтималы Русиягә куркыныч тудырмый диде.

14:59 17.5.2022

Украина Русия белән сөйләшүләр тукталып торуын раслады

Бу хакта Украина президенты офисы җитәкчесе Михаил Подоляк белдерде дип хәбәр итә "Украина 24".

"Украина белән Русия арасында сөйләшүләр процессы тукталып тора. Әмма ул яңадан башланачак һәм, минемчә, аның модераторы Зеленский булачак", дигән Подоляк. "Путинның йөзен саклыйм дип", Украина ни дә булса бирергә җыенмый дип тә өстәгән.

14:27 17.5.2022

Сугыш йогынтысы. "Машина сатып алып булмаслык әйбергә әйләнде"

Русиядә машина сату кими. Апрель аенда гына яңа машина сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 78,5 процентка кимегән. Белгечләр фикеренчә, бу кадәр кимүнең төп сәбәбе – авыр халыкара вазгыять һәм логистик проблемнар аркасында дилерларда машина җитмәү.

Хәбәрчебез Казандагы машина базарларына барып, андагы вазгыятьне тикшерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG