Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан аенда гомрә бәясе 162 мең сумнан башлана


Гомрә хаҗы вакытында, 24 февраль, 2020 ел
Гомрә хаҗы вакытында, 24 февраль, 2020 ел

Мәккә һәм Мәдинә җирләренә 3 төркем сәфәр чыгачак.

Татарстанның "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы Рамазан аенда 150 кешегә гомрә кылуны оештырачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәккә һәм Мәдинә җирләренә гомрә кылу өчен өч төркем юлга чыгачак. Беренче төркем өчен турның дәвамлылыгы - 1 ай, ул 2022 елның 3 апрелендә Казаннан очып китәчәк. Икенче төркем өчен тур ярты айга исәпләнгән, 3 апрельдән 17есенә кадәр булачак. Хаҗиларның өченче төркеме Мәккә һәм Мәдинәдә Рамазанның соңгы ике атнасында – 2022 елның 17 апреленнән 3 маена кадәр булачак.

"Рамазан аенда дин кардәшләр күпчелек вакытны гыйбадәт кылуга багышлаячак: алар Хәрәм мәчетендә биш вакыт һәм тәравих намазлары укыячак, Коръән хәтем кылачак. Моннан тыш, алар үз теләге буенча ифтарлар оештырачак", диелә хәбәрдә.

Диния нәзарәтендә Азатлыкка әйтүләренчә, Рамазан аенда гомрә кылуның бәясе 1500-1600 доллар (бүгенге доллар бәясе белән санаганда 162 000-174 000 рубль).

Диния нәзарәте мәгълүматына күрә, 2022 ел башыннан Русиядә яшәүче 250-дән артык кеше гомрә кылган.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сораган иде.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре быел гыйнвардан "Спутник V"нең ике дозасын да ясатканнарга илгә кыска вакытка килүне рөхсәт итте, бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә һәм хаҗ кылу өчен дә бирелә.

2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG