Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хакимиятләре Русия 100ләп кешене әсирлеккә алды дип белдерде


Украинаның вице-премьеры Ирина Верещук
Украинаның вице-премьеры Ирина Верещук

Әсирләр алмашы булса, Русия үзенең Кара диңгездә баткан чакта Украина тарафы коткарган диңгезчеләрен кире кайтарырга тели.

Русия хәрбиләре 100ләп украинны әсирлеккә алган, әсирләр белән алмашу турында сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта Украинаның вице-премьеры, оккупацияләнгән җирләр реинтеграциясе мәсьәләләре министры Ирина Верещук хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Русия үзенең Кара диңгездә баткан чакта Украина тарафы коткарган диңгезчеләрен кире кайтарырга теләк белдергән

"Монда [Змеиный утравыннан] диңгезчеләр бар, сүз уңаеннан без 11 диңгезчене коткардык һәм аларны тапшырырга әзербез, нигә кирәк безгә алар, безнең кешеләребезне генә бирсеннәр", дип искәртте министр.

Верещук якын арада Украина үз ватандашларын кире ала алыр дип өметләнә.

"Анда диңгезчеләр генә түгел, алар әсирлеккә алганнар арасында, ялгышмасам, 92 зат бар", диде Верещук.

Шулай ук ул, Русиянең кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькованың тигез алмаш: диңгезчене диңгезчегә, машина йөртүчене машина йөртүчегә һ.б. алмашу мөмкинлеге турында мөрәҗәгать итүен сөйләде.

"Мин әйтәм: яхшы, әмма әйтегез әле миңа зинһар, оккупантлар безнең шәһәрләрдә әсирлеккә алган кешеләрне кемгә алмашабыз? Безгә дә сезнең сивилләрне эләктереп алыргамы? Тигез алмаш турында сөйлисез икән, безгә нишләргә? Хәрби әсирләрнең үз алмаш тәртибе бар, Русия Федерациясе, без бирә торган карточкалары бар", дип искәртте ул.

Алданрак Украинаның вице-премьеры Ирина Верещук ТСН белән әңгәмәсендә 562 русияленең Украинада әсирлектә булуын белдергән иде.

Шулай ук Верещук 24 февральдән башлап Русия гаскәрләренең якынча 270 Украина хәрбиен әсирлеккә алуын әйтте. Москалькова исә Украинаның әсир төшкән солдатлары 500дән "күпкә артыграк" дип ышандыра. Сугыш шартларында бу мәгълүматларны тикшерү мөмкин түгел.

Русиянең саклану министрлыгы әсирләрнең булуын таныды, әмма хәтта якынча саннар да әйтмәде. Кичә, 23 мартта Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, Русия һәм Украина әсирләр белән ике мәртәбә алмашты, дип белдерде.

"Русиянең саклану министрлыгы һәр көн һуманитар коридорлар һәм торак пунктлардан тыныч халыкны эвакуацияләүне оештыра. Моннан тыш, Русия һәм Украина арасында әсирләр белән ике тапкыр алмашу булды", дип белдерде Русиянең тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова. Әсирләр белән алмашу кайчан булды, ничә кешене алмаштылар – бу хакта Захарова әйтмәде.

Украина тарафы алмашу булмады ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG