Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Русиядә тыелган әңгәмәдә ниләр әйтте


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Роскомнадзор Владимир Зеленскийның Русия журналистлары белән матбугат очрашуында әйткәннәрен җәмәгатьчелеккә чыгаруны тыйды. Азатлык онлайн рәвештә сәгать ярым дәвам иткән очрашуда Украина президенты әйткән фикерләр белән таныштыра.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү Украина президенты Владимир Зеленскийның Русия журналистлары белән матбугат очрашуында әйткәннәрен җәмәгатьчелеккә чыгарудан курыкмый, бары Роскомнадзор анда канунга каршы нәрсәләр булу-булмавын тикшерергә тиеш дип белдерде. 27 мартта Зеленский "Медуза", "Дождь", "Коммерсантъ" журналистларының һәм журналист, язучы Михаил Зыгарьның сорауларына җавап биргән иде. Роскомнадзор Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чараларына бу сөйләшүдә әйтелгәннәрне чыгармаска дип кисәтү ясады һәм тикшерү башлавын белдерде. Азатлык Зеленский белән әлеге сөйләшүнең сөземтәсен тәкъдим итә.

Мәскәүнең Украинаны контрольгә алу тырышлыгы

Владимир Зеленский фикеренчә, бу сугышка китергән төп сәбәп — Украинаны бәйсез дәүләт итеп күрергә теләмәү. Безне башында Русиянең хәзерге президенты утырган зур бер организмның бер өлеше итеп кенә күрәләр ди ул.

— Без үзебезне зур, тирән тарихлы һәм әхлаклы бәйсез дәүләт итеп күрәбез. Әхлак һәм бердәмлек турында әйтеп тә торасы юк. Бүген (сугыш шартларында) без чыннан да аны күрсәтәбез дип уйлыйм.

Аның сүзләренчә, Мәскәү әле сугышка кадәр үк Украинаны тотрыксызландыру аша үзенә буйсындырырга тырышкан, әмма моңа ирешә алмаган һәм илнең тотрыклылыгын тәэмин итүчеләрне, шул исәптән Украина президентын да юк итәргә булган.

Мариупольдән кешеләрне, балаларны Русиягә алып китү

Зеленский әйтүенчә, Русия гаскәрләре Украинынң көнчыгышындагы ярты миллионлы Мариуполь шәһәрен чолганышка алгач, шәһәрдән чыгучы тыныч халыкның зур өлеше Русия контролендәге җирләргә эләккән һәм алар арасында балалар да бик күп. Русия ягына эләккән һәм Русиягә алып кителгән булырга мөмкин меңнәрчә кешене "алмашу фонды өчен тоталар" ди ул.

— Бездәге мәгълүматка күрә, ике меңнән артык бала алып кителгән. Аларның кайда булуы төгәл билгеле түгел. Алар анда әти-әниләре белән дә, алардан башка да булырга мөмкин. Гомумән, бу — фаҗига. Мин моны сезгә аңлатып бирә алмыйм. Бу — бик куркыныч нәрсә.

Президент сүзләренчә, Мариуполь урамнарында Русия хәрбиләренең дә, үтерелгән Украина ватандашларының да мәетләре җирләнмичә ята һәм алар бик күп, ә Русия хәрбиләре хәтта шәһәрдән мәетләрне алып чыгып җирләү мөмкинлеге бирүгә дә ризалашмый. Шәһәрдәге биналарның 90 проценты юк ителүен, яндырылуын да белдерде ул.

Украинада һәлак булган һәм әсирлеккә эләккән Русия хәрбиләре


Зеленский сүзләренчә, Украина ягы һәлак булган һәм әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре турында барлык мәгълүматны туплап, исемлек төзеп бара һәм ул аны Русия белән дә уртаклаша.

— Сәясәтчеләрне алар бик кызыксындырмыйдыр дип уйлыйм, ә әти-әниләре күзлегеннән караганда… Бернинди өмет юк… Болай яшәргә ярамый бит. Мәгълүматны аңларга кирәк.

Украина ике яктан да барлык әсирләрне барлык әсирләргә алыштырырга, һәлак булган Русия хәрбиләренең мәетләрен алып китәргә тәкъдим иткән, әмма Русия моны кире каккан. Аның фикеренчә, Русия тыныч халыкны, балаларны алып китеп, аларны үзенең әсирлеккә төшкән хәрбиләренә алыштырырга җыена.

Русия халкына мөнәсәбәт

Зеленский шәхсән үзенең дә, Украина халкының да русияләргә карата мөнәсәбәте начараюын белдерде.

— Бик нык начарайды. Русия федерациясенә, халкына карата хисләр юкка чыкты. Хәтта халкына карата да. Русиядә, аңлыйм, Украинаны яклаучылар күп булуга карамастан, — дип президент элекке мөнәсәбәтләрне кире кайтарып булмаячагын белдерде. Чөнки кемнеңдер гаиләсендә берәр кеше, ниндидер туганы, якыны һәлак була.

Урыс теле

Зеленский сүзләренчә, Русиянең, Украинада сугышны аклаучы нигез буларак, урыс телен яклауны күрсәтүе бары тискәре нәтиҗәләргә генә китерә.

— Сугышның һәр көне урыс теленең нәрсә булуын аңлауны киметә бара. Ягъни, кешеләр аны теләмәячәк. Кешеләр (урыс телендә - ред.) укырга, кино карарга, сөйләшергә теләмәячәк. Бу нәрсәгә китерә, аңлыйсызмы? Кемгәдер элек ошагандыр, бәлки. Әмма ул артык күп булгач, кире чыга.

Ул Украинада урыс теленең кысылмавын, теләгән һәркем үз телендә сөйләшүен белдерде һәм Русия ягыннан да украин теленә хөрмәт күрсәтү кирәклеген, телләрнең тигез булырга тиешлеген, Украинада урыс мәктәбе ачылганда Русиядә дә украин мәктәбе ачылырга тиешлеген әйтте.

Русия белән сөйләшүләр

Президент сүзләренчә, Русия белән сөйләшүләрдә Украина өчен иң мөһим пункт — иминлек гарантияләре. Украина нейтраль һәм атом коралыннан азат ил статусына ризалашырга да әзер, әмма андый килешү илкүләм референдум нигезендә төзелергә һәм аны имзалаган барлык илләрнең дә парламентларында ратификацияләнергә тиеш, ди ул.

— Нинди статус һәм нинди гарантлар булуы турында бары халык кына карар итә ала. Референдум берничә ай эчендә узачак.

Ул шулай ук референдумның илдән Русия гаскәрләре чыгарылгач кына уздырылырга тиешлеген әйтте һәм 2014 елда Кырымда Русия хәрбиләре күзәтүе астында узган "референдумның" легитим булмавын искә алды. Сөйләшүләрдә каралырга тиешле башка мөһим темалар буларак, Кырым һәм Донбасс мәсьәләләре аталды.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG