Германия-Польша чигендә Мальнов компрессор станциясендә Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү туктады. Моның хакта Gascade операторына сылтанып Reuters хәбәр итте. Башка маршрутлар буенча газны бирү гадәттәгечә бара диелә.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Мәскәү вакыты белән 14:00да Мальнов аша Германиядән Польшага газ агымнары сәгатенә 1 451 155 кВт тәшкил итте, шуннан соң нольга төште.
"Ямал – Европа" – Көнбатыш Себердәге газ чыганакларын Европа белән тоташтыручы магистраль газ үткәргече. Ул 1999 елда Украинаны урап ачылган иде.
29 март кичендә "Газпром" аукционда бу газ үткәргече буенча 8,75% газ үткәрү күләмен үзенә аерып куйган. "Газпром"ның Польша аша газ үткәрү өчен даими контракты булмау сәбәпле, ул айлык яки тәүлек аукционда газ үткәрү күләмен сатын ала.
28 мартта Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм "Газпром"га "дус булмаган илләрне" газ белән тәэмин иткән өчен түләү валютасы үзгәрүе турында хисап әзерләргә кушты. 31 мартка кадәр хөкүмәт "Газпром" белән кулланучылар арасында гамәлдә булган килешүләргә үзгәрешләр кертү турындагы боерыкны расларга тиеш.
Украинага бәреп керүе өчен Русиягә каршы санкцияләр керткән Европа илләренең газ өчен рубльдә түләүгә күчәргә тиешлеге турында Путин узган атнада белдергән иде. Бу - Үзәк банк активларының шактый өлеше туңдырылган шартларда рубль бәясен тотып тору өчен күрелгән чара.
"Зур җиделек" (G7) илләре Русиянең газ өчен рубльдә түләргә дигән таләбен үтәргә ниятләми. Бу хакта Германиянең энергетика министры Роберт Хабек белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!