Русия прокуратурасы, аннексияләнгән Кырымның төньягындагы Җанкөйдә яшәүче кырымтатар Эмир Меджитовны Русиянең миссионер эшчәнлек турындагы канунын бозуда гаепли һәм административ тикшерү башлаган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.
35 яшьлек Эмир Меджитов "миссионер эшчәнлекне бозу" сәбәпле Русия мәхкәмәсенә чакыру хаты алуын сөйләгән.
"4 мартта без Җанкөй районының Бай Көнчек (Октябрь) авылы мәчетендә җомга намазы укыдык. Намаз вакытында кешеләр килеп керде, нәрсә эшләвебезне карады. Анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, прокуратура, полиция хезмәткәрләре һәм, бәлки, Росгвардия, ФСБ кешеләре бар иде. Безгә "берәүне эзлибез" дигән сәбәп белән, таралмаска куштылар. Бөтен кешедән шәхси мәгълүматларын бирүләрен сорадылар. Барлык белешмәләрне бирдек. Шуннан соң өчебездән – имам буларак миннән һәм шаһитләр буларак тагын ике кешедән ниндидер аңлатма язуыбызны сорадылар. Яздык. Шуннан соң мине мәхкәмәгә чакырттылар", дигән Меджитов.
"Кырым теләктәшлеге" мәгълүматына күрә, Русия полициясе, Эмир Меджитов мәчеттә " дини оешма җитәкчесе яки әгъзасы булмаган килеш дини чара уздырган, шулай ук аның миссионер эшчәнлекне тормышка ашыруга вәкаләтләрне раслардай документы булмаган", дип саный.
Русиянең Җанкөйдәге прокуратурасы "Вөҗдан иреге, дин иреге һәм дини берләшмәләр турында канун таләпләрен бозып, миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру" маддәсе нигезендә, 23 мартта административ эш ачкан диелә.
12 апрельдә җәмәгать хөкемдары Меджитовка каршы эшнең материалларын карый башлаячак.
2020 елның апрелендә Кырымның Совет районында Русия прокуратурасы крымтатар имамы Длэвер Хәлиловка каршы административ эш ачкан иде. Имамны кеше җыеп чара уздыруда гаепләделәр. Бу чара чынлыкта җомга намазы булган диелде.
"Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге" маддәсе нигезендә аннексияләнгән Кырымда, Русиягә буйсынган Кырым мөселманнары диния назәрәтенә керми торган имамнар эзәрлекләнә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!