Accessibility links

Медуза: "Москва" крейсерының югалган матросын әнисе эзли


Москва крейсерында янгын, апрель 2022
Москва крейсерында янгын, апрель 2022

Матросның әнисе үзе артыннан күзәтүләренә зарланган һәм улын “хәбәрсез югалучылар” исемлегеннән “һәлак булучылар” исемлегенә күчерергә ризалашса, миллион сумнан артык компенсация түләргә тәкъдим итүләрен сөйләгән.

Русиянең 13 апрель Кара диңгездә баткан "Москва" крейсерында хезмәт иткән "срочник" солдатның әнисе улы турында Русия хакимиятләреннән бер ай буе бернинди мәгълүмат та ала алмый. Аноним булып калу шарты белән ул бу хакта "Медуза"га сөйләгән.

Русия хакимиятләре хәрби хезмәткә алынучыларны Украинага каршы "махсус операция"дә катнаштырмыйбыз дип ышандыра. Шулай да "Москва" крейсерының да, башка зур корабларның экипажы да якынча яртылаш "срочник"лардан торган булырга мөмкин, дип язды "Агентство".

"Москва"да хезмәт иткән һәм хәбәрсез югалган тагын бер хәрби хезмәткә алынган солдат- Егор Шкребецның әтисе май башында хәрби прокуратурадан документ алган. Анда крейсерның Украина суларына кермәве һәм "махсус хәрби операциядә катнашу өчен җәлеп ителгән хәрби бүлекчәләр һәм берләшмәләр исемлегенә кертелмәве" язылган.

Русия саклану министрлыгы крейсерда янгын һәм шартлау булды, ул давылда батты, ә экипажның зур өлешен коткардык дип ышандыра. Украина ягы исә крейсер хәрби хәрәкәтләрдә катнашты һәм ракетлардан зарарланды ди.

Русия саклану министрлыгы "Москва"да бер генә кешенең — өлкән мичман Иван Вахрушевның үлемен генә таныды.

22 апрельдә Русия саклану министрлыгы 27 диңгезченең югалуын, 396сының эвакуацияләнүен әйтте. Ничәсенең җәрәхәтләнүе турында хәбәр ителмәде.

"Медуза" хәбәрсез югалган дип танылган матросның әнисе сөйләгәннәрне язды. Ул кораб капитаны һәм Кара диңгез флоты хәрби җитәкчесе Игорь Осипов белән очрашуын әйткән, әмма корабның ни сәбәпле батуын, ничә кеше һәлак булуын, коткарылган диңгезчеләр турында миңа сөйләмәделәр дигән.

Шулай ук ана һоспитальләрдә "Москва" экипажының төрле әгъзалары белән сөйләшә алдым дип ышандыра. Аның әйтүенчә, диңгезчеләр мәгълүматны таратмау турында имза куйган һәм берни дә диярлек сөйләмәгән. Бер диңгезче исә исән калучыларны "бөтен Русия буйлап тараттылар" дип хәбәр иткән.

Матросның әнисе үзе артыннан күзәтүләренә зарланган һәм улын "хәбәрсез югалучылар" исемлегеннән "һәлак булучылар" исемлегенә күчерергә ризалашса, миллион сумнан артык компенсация түләргә тәкъдим итүләрен сөйләгән. Ана кеше бу тәкъдимнән баш тарткан.

"Медуза" чыганаклары мәгълүматынча, "Москва" экипажының 37 әгъзасы үлгән булырга мөмкин.

Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште. Егет урта дәрәҗәле җәрәхәтләр алып башта Акмәчеттәге һоспитальдә дәваланган, 21 апрель көнне аны махсус очкыч белән Петербурга озатканнар.

Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган булган. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG