Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Сабантуен үткәрүгә 38 млн сум тотачаклар


Казанда Сабантуй. Архив фотосы
Казанда Сабантуй. Архив фотосы

Сабантуй гадәттәгечә Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак. Казан ипподромында аерым бәйрәм оештырачаклар, анда өч сәгатьлек концерт булачак.

Быел Казанда Сабантуйны бәйрәм итүгә 38 млн сум тотачаклар, бу дәүләт сатып алулары порталында чыккан тендердан күренә.

Сабантуй гадәттәгечә Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак.

Бәйрәм кунаклары көрәштә көч сынашачак, җиңүчегә кимендә 100 килограммлы тәкә бирергә вәгъдә итәләр. Шулай ук уктан ату, йомыркалы кашык кабып йөгерү, мендәр сугышы һәм башка төрле ярышлар булачак, бүләккә телевизорлар, электрон китаплар һәм башка төрле көнкүреш техникасы бирергә ниятлиләр.

Тендер җиңүчесенә мактаулы кунакларны каршылау өчен модель кыяфәтле алты кыз, өч баянчы һәм 20 кешелек фольклор ансамбль табарга кирәк булачак. 200 кеше өчен банкет оештырылачак.

Казан ипподромында аерым бәйрәм оештырачаклар, анда өч сәгатьлек концерт булачак. Тендерда катнашу өчен гаризаларны 26 майга кадәр җибәрергә мөмкин.

16 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалады. Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә быел Сабантуй 11-13 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 18 июньгә, Казанда 19 июньгә билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG