Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәлки Зифа Кадыйрова чын халык язучысыдыр?"


Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова

Татарстан Язучылар берлегендә танылмаган Зифа Кадыйрованың бер айда 5 мең китабы сатылып беткән. Башкорт академия драма театрында аның әсәре нигезендә куелган тамашаның премьерасы тулы залларда узды.

Уфда 26-27 май көннәрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар" повесте нигезендә куелган мелодраманың премьерасы булып үтте. Билет хаклары шактый кыйммәт — 2 мең сумга кадәр булуга карамастан, билетлар алдан сатылып беткән иде. Театр кассасы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, билет бәяләре Зифа Кадыйрова әсәре булган өчен генә югары түгел, һәр премьерага хаклар шул чама була, азак бераз киметелә. Ләкин халык күп йөргән тамашаларга хакларны тиз генә төшермиләр икән.

Мелодрамада ике гаилә хакында сүз бара, икесендә дә ирләре хыянәт иткән. Берсендә (Алсу) үз күзләре белән иренең (Фәрхәд) печәнлектә сеңлесе белән хыянәт итүен күрә. Икенче гаиләдә (Фирая) ире үлгәннән соң гына аның телефоныннан ирләр исеме астында хатын-кыз язылган булуын күрә, иренең дустыннан аның сөяркәсе булуын ишетә. Төп герой булмаган персонажларның да барсының да диярлек сөяркәләре бар, яисә хатыннары хыянәт иткән. Ягъни күпчелек татар-башкорт гаиләләре типик хыянәтчел дигән фикер туа.

Зифа Кадыйрова тамашада катнашкан артистлар белән
Зифа Кадыйрова тамашада катнашкан артистлар белән

Алсуның сеңлесе хыянәтче ире Фәрхәднең акчасын урлап, гарип бала табып, аны бала табу йортында калдырып кача. Фәрхәд бу хәлләрдән соң вөҗдан газабы кичерә, бик үкенә, Алсуны кире кайтара алмагач, йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Ягъни җиңел холыклылыгы, мәхәббәтне саклый алмавы үз башына җитә. Аның үкенүләре, кичерешләре һәм трагик финал зур тәрбияви мәгънәгә ия, тамашачыга гаиләне, мәхәббәтне саклау кыйммәте кирәклеге сеңдерелә.

Азатлыкның "Әйдә!Online" проектында Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар" әсәреннән адаптацияләнгән өзек чыккан иде.

Инсценировканы театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов язган. Ул тамашаның идеясе турында Азатлыкка шулай дип җавап бирде:

"Тормыш, чынлыкта, бик катлаулы булса да, әсәрдә идея бик гади: мәхәббәтне, гаиләне сакларга кирәк. Мин автор язганга бик аз өстәмәләр керттем.

Айрат Абушахманов
Айрат Абушахманов

Бу әсәргә ни өчен тукталдым? Чөнки заманча вакыйгаларга корылган. Төп урында гаилә кыйммәтләре тора. Бер ялгыш адым, җиңел холыклылык гаилә драмасына алып килә. Яшерен, качып эшләгән хыянәт тә ачыла. Хыянәтне аңларга, гафу итәргә буламы? Кем гаепле? Әсәрдә шул сораулар куела. Хаталар өчен үкенү бик соң килә. Бер-береңә тугрылыктан, гаиләдән дә кыйммәтрәк берни дә юк.

Кеше хата җибәрә икән, күпмедер вакыт узгач ул аңа үкенә һәм хатасы өчен җавап бирә. Шуңа хаталар эшләмәскә чакыру дип кабул итсеннәр иде", диде спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов.

Спектакльдә Алсу ролен башкарган Башкортстанның атказанган артисты Гөлнара Казакбаева героеның үз характерына бик үк охшаш булмавы турында сөйләде:

Гөлнара Казакбаева
Гөлнара Казакбаева

"Ролем бик ошады. Мин беренче тапкыр 40 яшьлек хатын ролен башкардым. Моңа кадәр 18 яшьлек кызларны, яшьләрне уйнап йөри идем. Бу миннән олырак роль, икенчедән, йомшак геройны уйнадым. Мин үзем көчле кеше, ә монда сүз әйтә алмаган, йомшак, кичерешләргә бирелүчән укытучы Алсу. Иренең хыянәтенә үзен гаепләп йөрүче хатын-кыз ролен уйнадым. Шуның белән бу роль кызыклы булды", диде ул.

Морат Рафыйков
Морат Рафыйков

Спектакльдә Мәҗит һәм карт ролен башкарган Морат Рафыйков:

"Һәр эшнең үз авырлыгы бар. Аллаһка шөкер, ерып чыктык. Мин башкарган Мәҗит бик үк уңай герой булмаса да, ул миңа ошый, ул да кеше, хата ясый ала, аның да җаны бар. Бәхеткә хакы бар. Тормышчан әсәр".

Спектакль тамашачыларга бик ошады. Һәр кызыклы эпизодтан соң көчле кул чабулар яңгырады, мышык-мышык күз яше сөртүче тамашачылар да аз булмады. Фойеда Зифа Кадыйрованың китапларын сату оештырылды. Автограф алу өчен язучыга чиратлар хасил булды.

Мелодрама нинди тәэсирләр калдыруы турында Азатлык тамашачылар фикерен дә белеште.

Юлай Низаев
Юлай Низаев

Юлай Низаев: "Миңа бик ошады, кызыклы спектакль. Тормышчан. Артистлар бик яхшы уйныйлар. Режиссер әсәрне үзе сәхнәгә яраклаштырган, шуңа бик тыгыз. Бозык гаиләләр күп кебек, ләкин аларның язмышына кереп китеп, нечкә хисләр үсеп чыга. Иң аптыратканы режиссерның юмор куллануы. Китапта юмор бик сизелми. Ул юмор вакыты белән сатирага да әйләнеп китә. Мин бу кадәр көлкеле күренешләр булыр дип көтмәгән идем. Китапка караганда кызыклырак килеп чыккан кебек. Режиссер юмор, ирләрчә караш өстәгән, үзенчә күргән.

Спектакльне урысчага тәрҗемә белән караган башкорт кызы Римма Баева:

Римма Баева
Римма Баева

"Кызыклы спектакль. Мәгънәле, хәтта тирән мәгънәле дип әйтер идем. Яхшы гына яшәгән җирдән саксыз адымнар гаиләне җимерә. Хатын-кыз тулысынча гаиләгә бирелеп үзен онытмаска, төс-башын, киемен карарга тиеш. Тамаша яшьлекне, мәхәббәтне сакларга, кадерен белергә чакыра. Бу, аеруча, ирләр өчен профилактик спектакль. Мин 40тан өлкән барлык ир-атларга да бу тамашаны карарга тәкъдим итәр идем".

Энҗе Мазаева
Энҗе Мазаева

Илеш районының Бишкурай авылы кызы Энҗе Мазаева:

"Мин Зифа апаның бар китабын да укып чыктым. Алар бик эчтәлекле, мин авторның китапларын еламый укыганым юк. Әнием дә, үзем дә бик яратабыз. Башта әни укый, аннан миңа чират җитә. Спектакль бик ошады".

Исем-шәрифләрен атарга кушмаган бер татар язучысы тамашадан соң кайбер яшерен фикерләр тотып алуын сөйләде:

"Мин ике урынга игътибар иттем. Фираяның ире белән йөргән сөяркәсе күрсәтелгән эпизодта Хәния Фәрхинең җыры яңгырады. Бозык, сөйрәлчек кыз үзен икенче кешегә тәкъдим иткән, аракы эчеп, кабымлыкка озын кыяр тотып уйнаган эпизодта саф татар телендә җыр яңгырады. Бу очраклымы? Икенче бер урында Салават Фәтхетдинов чалымнарына, дикциясенә охшаган бер герой да бар иде. Бәлки ул миңа гына шулай тоелгандыр. Ләкин режиссерның Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача"сын куйган кеше булуын искә алганда, спектакльгә беркатлы карарга ярамый. Режиссер Зөләйханың татар зыялыларына ошамаганын белгәндер, аның урынында берәү булса тугандаш дип аталучы халык арасын куертмыйм дип алынмас иде. Ә ул куйды.

Детальләрдә төгәлсезлекләр дә булды. Мәсәлән, Фирая психик авырулар хастаханәсенә эләккән күренеш булды. Ул аннан үз теләге белән чыгып китте. Бу да тормышчан түгел, чөнки аннан алай җиңел генә чыгып булмый", диде билгесез калырга теләгән бер тамашачы.

Зифа Кадыйрова автограф тарата
Зифа Кадыйрова автограф тарата

Азатлык спктакльнең авторы Зифа Кадыйрованың да тәэссоратларын белеште.

Гаиләне, мәхәббәтне сакларга кирәк дигән идея үткәрдем

"Мин спектакльдән канәгать, дөрес, режиссер бераз арттырып җибәргән урыннар да бар. Мәсәлән, Фираяның күршесе Әскатьнең ярым чишенеп чыгуы ошамады, мин режиссерга трусигының бераз балакларын озынайтырга куштым. Китапта бу повесть 200 битне алды, монда кыска гына вакытта бар идеяне биреп бетерү өчен режиссер арттырып та җибәргәндер дип уйлыйм. Моны Әлмәт театры да куйган иде. Анда спектакльне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы нигезендә Лилия Әхмәтова куйды. Ул башкачарак килеп чыккан иде.

Әсәр сюжеты тормыштан алынган. Ул хыянәтне кичерә белгән хатын турында. Тормыштагы ул хәлдә ир аерылып чыгу теләге белән өенә кайтып керү белән аны йөрәк өянәге еккан булган.

Кеше гаиләсе белән көчле, гаиләсе белән бәхетле. Гаиләнең ныклыгы һәрберебезнең кулында. Бу кеше язмышларыннан алынган күзәтүләрдән чыгып язылды. Гаиләне, мәхәббәтне сакларга кирәк дигән идея үткәрдем", диде Зифа Кадыйрова.

Зифа Кадыйрова китаплары
Зифа Кадыйрова китаплары

Аның сүзләренә караганда, "Урланган яшьлек" дип аталган соңгы китап 10 мең данә тираж белән басылып чыккан. Нәшер ителүенә айдан арткан вакыт эчендә 5 меңе сатылып та беткән.

Шушы көннәрдә Уфада булып киткән язучы Фәүзия Бәйрәмова татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда Зифа Кадыйрова турында фикерләрен әйткән иде. "Мин аның тәүге берничә китабын укып чыктым. Авторга әсәрләре үз укучыларын табачагын әйттем. Аңа беркайчан да әдибә була алмаячагы турында да әйттем. Чөнки бар язучы да әдип була алмый. Мин әдип сүзен йөртү өчен Әмирхан Еникилар кебек язарга кирәк дип исәплим", дигән иде Фәүзия Бәйрәмова. Ул шулай ук җиңел-җилпе "хатын-кыз романнары" дип йөртелүче әсәрләрне "юрган асты әдәбияты" дип бәяләвен дә әйтте.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар прозасы секциясе рәисе, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Булатова Зифа Кадыйрова әсәрләре нигезендә куелган спектакльләргә халык ябырылып йөрүен, китапларының бер язучыга да тәтемәгән зур тиражлар белән сатылуын искә алып, "Бәлки ул чын халык язучысыдыр?" дип бәяләде.

Тамашачылар авторны алкышлый
Тамашачылар авторны алкышлый

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG