Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Тәтешледә Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды


Хәния Фәрхи һәйкәле
Хәния Фәрхи һәйкәле

Чарага җырчының туганнары, хезмәттәшләре, Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә осталары җыелды.

30 май татар халкының яраткан җырчысы Хәния Фәрхигә туган ягы, Башкортстанның Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешледә һәйкәл ачылды.

Тантанада Хәния Фәрхинең туганнары, хезмәттәшләре, Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә осталары катнашты.

Узган ел Тәтешледәге Балалар иҗаты үзәгендә җырчының музее ачылган иде. Һәйкәл шушы музей каршына куелды.

Хәния Фәрхи истәлегенә ике елга бер җырчының туган ягы – Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында "Онытылыр димә" дип аталган фестиваль-бәйге уздырыла. Быел аның финалына 33 кеше чыкты.

Белешмә: Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Тәтешле районының Югары Салаюа авылында туа. Бәдрәш авылы мәктәбендә, Мәскәү тегүчелек институтында һәм бер үк вакытта музыкаль училищеда укый. Казанда театр училищесында укый һәм Тинчурин театрында эшли башлый. 2006 елдан "Бәйрәм" театр-студиясен җитәкли. 2017 елның 27 июлендә бакыйлыкка күчте.

Ул татар эстрадасының иң якты йолдызларының берсе иде. Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясендә аның да исемле йолдызы бар. "Татар җыры" бәйгесендә ул 15 "Алтын барс" сынына лаек булды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG