Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бакалавриат һәм магистратурадан баш тартмаячак


Валерий Фальков

Русия мәгариф министры Валерий Фальков "Егерме елдан артык булган әйберләрне бер сәгать эчендә гамәлдән чыгару һәм белгечлеккә генә әйләнеп кайтуыбыз турында сүз бармый", дип белдергән.

Болонья системыннан баш тарту бакалавриат һәм магистратураны гамәлдән чыгаруны аңлатмый. Белем бирүнең бу ике баскычы да белгечлек белән беррәттән сакланачак. Бу хакта Русия фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков "Коммерсантъ"ка әңгәмәсендә белдергән.

"Егерме елдан артык булган әйберләрне кинәт кенә бер сәгать эчендә гамәлдән чыгару һәм белгечлеккә генә әйләнеп кайтуыбыз турында сүз бармый. Юк, билгеле. Бакалавриат та булачак, магистратура да", дигән Фальков.

Русия югары белем бирүнең ике дәрәҗәле системын өч төрле сәбәп аркасында саклап калачак, дигән министр.

Аның фикеренчә, беренчедән, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына "белем бирүнең бу форматлары ошый". Икенчедән, миллионлаган русияле бакалавр белеме алган, әмма алар магистр дәрәҗәсеннән башка эшендә үсә алмаячак. Өченчедән, бу формат чит ил студентларына да аңлашыла. Фальков фикренчә, "нинди формага ихтыяҗ зуррак булуын индустриягә университетлар белән бергә билгеләргә кирәк".

Шул ук вакытта министр төрле юнәлешләр арасында белгечлек өстенлек алып торырга тиеш дип искәрткән. Алар арасында табибларны, инженерларны әзерләү, шулай ук медицина микробиологиясе яки махсус химик технологияләр кебек катлаулы юнәлешләр дә бар.

Фальков фикеренчә, "алар белем алу өчен бүтән төрле вакыт озынлыгы таләп итә, бу бакалавриатка караганда зуррак белгечлек". Әмма моны министрлык түгел, университет белән берлектә индустрия үзе билгеләргә тиеш, дип искәрткән Фальков.

Шулай ук министр магистратураны "тәртипкә китерергә" кирәклеген әйткән. Фальков сүзләренчә, хәзерге вакытта канун бакалаврга үзе махсуслашмаган белгечлектә дә магистратурага керергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә "мондый сәерлекләр булмасын өчен, баштан ук теркәп кую яхшырак". Фальков сүзләренчә, журналистика факультетын бетерүче машина җитештерү тармагына китсә - бик сәер булачак".

Русиянең белгечлек, бакалавриат һәм магистратураны берләштерүче "уникаль белем бирү системына" күчеше акрынлап барачак һәм берничә елга сузылачак, дигән министр.

Быел май ахырында Русия мәгариф министры Валерий Фальков Болонья системыннан баш тартып, югары белем бирүнең башка системын уйлап табарга ниятләүләрен белдергән иде.

Хәзерге вакытта Болонья процессында 49 ил катнаша. Русия аңа 2003 елда кушылды. Ул югары белем бирүне ике дәрәҗәгә - бакалавриат (дүрт ел) һәм магистратурага (ике ел) бүлеп карауны күз уңында тота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG