Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка протест белдереп хакимият бинасын яндыруда шикләнелгән кырымтатарына басым ясалган булырга мөмкин


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

8 июньдә Кырымның Совет районы Күчүк-Көй (Пушкино) авылы хакимияте бинасына “Молотов коктейле” атулары хәбәр ителде. Бу җинаятьтә шикләнелеп тоткарланган 25 яшьлек Азиз Файзуллаев үзенә каршы күрсәтмәләр биргән. Туганнары аңа басым ясаганнар, дип бара.

Аннексияләнгән Кырымның Совет районы Күчүк-Көй (Пушкино) авылы хакимияте бинасына "Молотов коктейле" атуда шикләнелүче 25 яшьлек кырымтатары басым астында үзенә каршы күрсәтмәләр биргән булырга мөмкин. Бу хакта Facebook-та үзен тоткарланучының туганнан туган абыйсы дип атаучы Элмаз Кырымлы (Elmaz Qırımlı) исеме астындагы кулланучы белдерде. Ул тоткарланучының видеосын чыгарган.

Видеода тоткарланучы янучан сыекчаны Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп атуы турында хәбәр итә.

"Бу видеода минем туганнан-туган абыем Азиз Файзуллаев. Видеоны адвокатсыз гына төшергәннәр. Хәзерге вакытта аның белән дә, аның әти-әнисе белән дә элемтәгә чыга алмыйм. Азизны тоткарладылар. Аңа басым ясауларына шигем юк. Аның тавышы өзелеп-өзелеп китә, гел кулларын уып утыра, күз төбе каралган, әзер текст укый. Мин Азизның ничек сөйләшүен, җөмләләр коруын да, нинди сүзләрне бөтенләй кулланмавын да беләм", дип яза Элмаз Кырымлы.

Элмаз Кырымлы сүзләренчә, хәзерге вакытта тоткарланучы аннексияләнгән Кырымның Совет районындагы вакытлыча тоту изоляторына урнаштырганнар.

Кичә, 8 июньдә Русиянең Telegram-каналлары аннексияләнгән Кырымның Совет районында яшәүче 25 яшьлек егетне тоткарлауларын, аны районның Күчүк-Көй авылы хакимият бинасына "Молотов коктейле" атуда шикләнүләрен хәбәр итте.

Русия хокук саклау оешмалары бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итмәде. Мәгълүмат чаралары белешмәләренә күрә, егетне аңлы рәвештә милеккә зыян салу һәм теракт ясарга омтылуда гаепләргә мөмкиннәр.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG