Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңадан вакцина ясамаучылар 83 процентка җиткән


Республиканың күмәк иммунитеты 18,8 процентка төшкән. Узган айда ул 41 процент иде.

Татарстанда яңадан вакцина ясаучылар саны 83 процентка төшкән. Бу хакта 24 июньдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде. Аның сүзләренчә, алты айдан соң яңадан вакцина ясатырга тиешле кешеләр саны нык кимегән.

"Узган елның 24 декабренә 1 млн 859 мең кеше вакцина ясаткан. Бүгенгә 324 мең кеше генә кабат вакциналанган. Вазгыять катлаулы. 1,5 миллион кеше яңадан вакцина ясатырга тиеш", диде ул.

Ул көзгә COVID-19 белән авыручылар саны артырга, вазгыять катлауланырга мөмкин ди.

"Бу проблем. Төрле аналитика, фазарлар бар. Август ахыры – сентябрь башында чирләүчеләр артырга мөмкин", ди ул.

Шул сәбәпле, Татарстанда ковид һоспитальләрен киметмәскә булганнар.

"Бүгенгә Татарстанда 21 ковид һоспитале эшли. Аларның 10 проценты буш. Без һоспитальләр санын киметергә теләмибез. Авыручылар артса, безгә буш ятаклар кирәк булачак", ди Жаворонков.

Пандемия башыннан Татарстанда 2 млн 571 мең кеше вакцинаның беренче дозасын кадаткан. Бу республика халкының 84 процентын тәшкил итә. Әмма кешеләр алты ай узгач яңадан вакцина ясатмау сәбәпле, республикадада күмәк иммунитет дәрәҗәсе дә төшә.

Стопкоронавирус.рф мәгълүматларына ярашлы, хәзер ул 18,8 процентны тәшкил итә. Бер ай элек ул 41 процент дәрәҗәсендә иде.

Башкортстанда да күмәк иммунитет 24,1 процентка төшкән. Пандемия башыннан 2 млн 786 мең кеше вакцина ясаткан. Кабат вакциналанучылар саны 618 мең кешедән артып киткән.

Узган тәүлектә Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган, 100 кеше савыккан. Рәсми мәгълүматларга күрә, пандемия башыннан республикада коронавирус белән 152 мең кеше авырган, 1 995 үлем очрагы теркәлгән.

Башкортстанда исә, соңгы тәүлектә 51 кеше COVID-19 йоктырган, 22 кеше савыккан. Пандемия башыннан 5 735 кешенең гомере өзелгән.

Узган тәүлектә Русиядә 3 154 кешедә коронавирус ачыкланган. Тәүлек эчендә 65 кешенең үлүен хәбәр итәләр. Русиядә күмәк иммунитет 24,8 процентка төшкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG