Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның балалар омбудсмены дөрес юлга баскан фахишәләр турындагы тапшыруны ябуны таләп итә


Ирина Волынец
Ирина Волынец

Балалар хокуклары вәкаләтле вәкиле фикеренчә, бу проект үсмер кызларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тапшыру каһарманнары йолдызга әйләнә, ди ул.

Татарстанның балалар хокуклары вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец "Пятница" каналындагы "Мәхәббәт коллары" ("Рабы любви") тапшыруын ябуны таләп итә. Бу тапшыру - җенси хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең дөрес юлга басуы турында. Волынец фикеренчә, мондый әйберне телевизордан күрсәтергә ярамый.

"18+ тамгасы куясы түгел, мондый шоуның телевидениега чыгуына юл куймаска кирәк. Замана каһарманнарын популярлаштырасы урынга, күп кеше карый торган телеканалның эфир вакыты бу "мәхәббәт колларына" бүлеп бирелә. Шоуның исеме үк фахишә һөнәрен уңай бәяли. Тапшыру "Түбән тәгәрәгән хатын-кызлар" яки "Фахишәләр" дип аталмый бит, "Мәхәббәт коллары" дип атала, ягъни бу һөнәр романтиклаштырыла", дип белдергән Волынец "Газета.RU"-га.

Балалар хокуклары вәкаләтле вәкиле фикеренчә, бу проект үсмер кызларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тапшыру каһарманнары йолдызга әйләнә, ди ул.

"Яшьләр һәм үсмерләр турында сөйләсәк, нишлисең килсә шуны эшләргә, ахырдан дөрес юлга бастым дип белдереп, йолдыз булырга, бөтен илгә танылырга мөмкин дигән ялгыш күзаллау туа. Кызларның кайберләре бәлки бу рольне алып танылырга да теләр", дигән Волынец.

Татарстан парламентында омбудсмен буларак билгеләгәндә Волынецның НТВ каналындагы Николай Фоменко тапшыруында шәрә килеш төшүен искә алганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG