Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида дәүләткә хыянәт эше нигезендә танылган галим тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Новосибирски шәһәрендә физика-математика фәннәре докторы, Новосибирски дәүләт техник университеты фәнни хезмәикәре Дмитрий Колкер дәүләткә хыянәттә гаепләнеп тоткарланган.

ФСБ хезмәткәрләре 54 яшьлек галимне яман шеш авыруы белән дәваланган хастаханәдән алып киткәннәр. Галимнең улы әйтүенчә, аның әтисе яман шеш авыруының соңгы статиясендә.

"Иртәнге җидедә алар үлем түшәгендә диярлек яткан һәм кан тамырлары аша гына махсус җайланма белән тукландырган авыру кешене алып киттеләр... Тикшерүче изоляторда шартлар яхшы, суыткыч бар диде. Кеше суыткычтан түгел, ә тамырдагы җайланмадан туклана", дигән галимнең "Тайна.Инфо"га улы.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, галим дәүләт серләрен үз эченә алган кайбер мәгълүматларны Кытайга бирүдә шикләнелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG