Украинаның Донецки өлкәсе Часов Яр шәһәрендә, Русия хәрбиләренең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә биш катлы йорт өлешчә җимерелгән. Җимерекләр астында дистәләгән кеше калган булуы мөмкин. Коткару чаралары фотоларын Донецки төбәк хәрби идарәсе башлыгы Павел Кириленко чыгарды. Аның сүзләренчә, ике подъезд тулысынча җимерелгән, җирле халык әйтүенчә, 30дан артык кеше җимерекләр астында калган булуы мөмкин.
Кириленко сүзләренчә, зыян күргән биш кеше җимерекләр астыннан коткарылган, алты кешенең мәете чыгарылган, коткару эшләре дәвам итә.
Русия саклану министрлыгы элегрәк Часов Яр өлкәсендә Американың 155 миллиметрлы M777 гаубица ангары һәм 30га якын украин сугышчысы юк ителүен хәбәр иткән иде.
Часов Яр Бахмут шәһәренең көнбатышында урнашкан, хәзерге вакытта ул җирләрне Русия гаскәрләре басып алырга тырыша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!