Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ үз келәтләрендә калган компонентлар белән чикләнгән күләмдә Lada Largus машиналары чыгарачак


"АвтоВАЗ"да Lada Largus машиналарын җитештерү. Архив фотосы
"АвтоВАЗ"да Lada Largus машиналарын җитештерү. Архив фотосы

Кимендә шундый 1,8 мең машина җитештерү мөмкинлене турында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта ширкәт эшчеләре кузовларны эретеп ябыштыру һәм буяу белән шөгыльләнә диелә. Ул машиналар сатуга атна ахырында чыгарыла башлар дип көтелә.

АвтоВАЗ үз келәтләрендә калган компонентлар белән чикләнгән күләмдә Lada Largus машиналары чыгарачак. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК яза.

"Машиналарны ширкәтнең келәтләрендә элегрәк җыелган компонентлардан җыячаклар. Чикләнгән партиядәгп машиналар саны кимендә 1,8 мең данә булачак", дип искәрткән АвтоВАЗ.

Хәзер эшчеләр кузовларны эретеп ябыштыру һәм буяу белән шөгыльләнә диелә. Сатуга әзер булган беренче машиналарны атна ахырына чыгарырлар дип көтелә.

14 июльдә АвтоВАЗ баш мөдире Максим Соколов Lada Largus-ны чыгару чикләүләргә кергән компонентларны кайтарта алуга бәйле дип белдергән иде. Шул ук вакытта АвтоВАЗның LADA NIVA Legend машинасын кабат җитештерә башлавы билгеле булды.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә бер меңнән артык ширкәт үз эшен туктатты. АКШ һәм Европа берлеге Русия ширкәтләре белән эшләүне тыючы яисә чикләүче яңа санкцияләр кертүен дәвам итә.

Украинага каршы сугыш башлангач, Франциянең Renault машина төзү копорациясе Русиядә эшләүдән баш тартты, аның АвтоВАЗдагы өлеше сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карамагындагы "НАМИ" унитар оешмасына күчте.

Июньдә "АвтоВАЗ", детальләр җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләрнең эшләмәячәген игълан итте. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре булмаячак.

"АвтоВАЗ" заводлары Тольяттида һәм Ижауда урнашкан. Ширкәттә 30 меңнән артык кеше эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG