Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге һостелда янгын чыгып сигез кеше үлгән, барысы да чит ил ватандашлары


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янгынга ут чыбыкларының төзексезлеге сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлана, ә тәрәзәләрдәге рәшәткәләр аркасында кешеләр бинадан чыга алмаган.

Мәскәүнең көньягындагы хостелда янгын чыгып сигез кеше һәлак булган, өч кеше җәрәхәтләнгән дип хәбәр итә "Интерфакс" Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып.

"Алма-Ата урамының 7нче йорты 2нче корпусында янгын чыкты. Сигез кеше үле килеш табылды, өч кешене медицина хезмәткәрләре карый", диелә хәбәрдә.

Янгында һәлак булучыларның барысы да мөһаҗирләр булган, дип хәбәр итте ТАСС. Аларның кайсы ил ватандашлары булуы ачыклана диелә.

Янгын 16 катлы бинаның беренче катында чыккан, янгын мәйданы 150 дүрткел метр булган диелә.

ТАСС сораштырган шаһитләр әйтүенчә, һостелны 2019 елның маенда ачканнар. Аның барлык тәрәзәләренә дә рәшәткәләр куелган.

Янгынга ут чыбыкларының төзексезселеге сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлана, ә тәрәзәләрдәге рәшәткәләр аркасында кешеләр тәрәзә аша чыга алмаган. Янгынны башта мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышып, бу каза чыгуы турындагы хәбәрне тиешле хезмәтләргә соңарып җиткерүләре дә әйтелә, шуңа корбаннар саны да күп булган диелә. Сигез кеше коткарылды, 200 кеше эвакуацияләнде дип хәбәр иткән басманың ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагы.

Һостелда янгын сигнализациясе булган, әмма эшләмәгән дип белдергән министрлык. Бинаны соңгы мәртәбә тикшергәндә янгын иминлеге таләпләренең үтәлмәве табылган булган.

Русия тикшерү комитеты ике яки аннан да күбрәк затның үлеменә китергән, иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү маддәсе (Җинаять кодексының 238 маддәсе, 3 өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан. Бу маддә нигезендә гаепле дип табылучыларны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG