Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Көнбатыш илләренә керү барлык русияләргә дә тыелырга тиеш дип белдерде


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Украина президенты, изоляцияләп, Русиянең "бөтен халкын җаваплылыкка тартырга" мөмкин дип саный. Бу – Путинга йогынты ясауның бердәнбер юлы дигән ул.

Көнбатыш илләре үзләренә керүне бөтен русияләргә дә тыярга тиеш. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский The Washington Post газетына әңгәмәсендә белдергән. Аның әйтүенчә, Русиягә моңа кадәр кертелгән чикләүләр йомшаграк, ул Русия ватандашларына бер елга чикләрне ябарга һәм илнең энергия чыганакларына тулы эмбарго кертергә тәкъдим иткән.

"Иң мөһим санкцияләр – чикләрне ябу, чөнки урыслар чит җирләрне тартып ала", дигән Зеленский һәм русияләр "фәлсәфәләрен үзгәрткәнчегә кадәр үз дөньяларында яшәргә тиеш", дип тә өстәгән.

Украина президенты, изоляцияләп, Русиянең "бөтен халкын җаваплылыкка тартырга" мөмкин дип саный. Бу – Путинга йогынты ясауның бердәнбер юлы дигән ул.

"Нинди генә русияләр турында сүз бармасын – кире Русиягә җибәрегез. Шул чакта аңларлар. Шул чакта, безнең бу сугышка бернинди катнашыбыз юк, диярләр. Бөтен халык җавап тота алмый, шулай түгелме? Тота ала. Нәкъ бу халык шундый хакимиятне сайлаган һәм аның белән көрәшми, бәхәсләшми, аңа кычкырмый", дигән ул басмага.

Европа берлегенең кайбер илләрендә Русия ватандашларына виза бирүне тыю ихтималы турында бәхәсләр бара. Эстония, Латвия, Финляндия мондый тәкъдим белән чыкты инде. 26 февральдән Европа берлеге илләре руияләргә виза бирүне гадиләштерү тәртибен туктатып тора. Кайбер Европа илләре русияләргә кыска вакытлы шенген визалары бирүне чикләде яки тулысынча туктатты.

Әмма шул ук вакытта Еврокомиссиядә русияләргә виза бирүне тулысынча туктату Европа берлеге нормаларына каршы килә дип белдерделәр.

"Виза бирү кирәк булган кешеләр төркеме һәрвакыт бар. Бу һуманитар очраклар, Европа берлеге ватандашларының гаилә әгъзалары, журналистлар һәм диссидентлар", диделәр комиссиядә.

Сугыш башланганнан соң Владимир Путин сәясәте белән риза булмаган дистәләрчә мең кеше Русиядән күчеп китте. Еврокомиссия Брюссель санкцияләре гади русияләргә түгел, ә беренче чиратта хакимиятләргә һәм Русия элитасына юнәлдерелгән дип искәртә.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте, ул түрәләргә һәм сәясәтчеләргә генә түгел, гади халыкка да нык йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG