Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге үзбәк диаспорасы җитәкчесе Украинага каршы сугышу өчен батальон төзергә тәкъдим иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Джахонгир Джалолов фикеренчә, Үзбәкстаннан күчеп килүчеләр Русиядә яши һәм эшли, шуңа күрә алар Русиянең Украинага каршы сугышын хупларга бурычлы.

"Пермь крае үзбәкләренең Үзәк Азия җәмгыяте" җитәкчесе Джахонгир Джалолов Украинага каршы сугышта катнашу өчен Тамерлан исемендәге батальон булдырырга тәкъдим иткән. Аның үзбәк диаспорасы җыенындагы чыгышы яздырылган видеоны Vetta телеканалы чыгарды.

"Безнең балалар бакчага йөри, мәктәпләрдә һәм университетларда укый. Русиядә яшибез, эшлибез. Без ашый торган икмәгебезне акларга тиеш кенә түгел, бурычлы да. Ихтыярилардан батальон төзеп, аны бөек әмир Тимур Тамерлан исеме белән атарга тәкъдим итәм", дип белдергән ул.

Джалолов чарада булганнарны үзен хупларга һәм батальонга керергә чакырган.

Элегрәк Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Русиядә эшләргә киткән ватандашларын эш сайлаганда сак булыга чакырды, аларны Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкиннәр дип кисәтте.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

Күптән түгел "Коммерсантъ" Украинада сугышу өчен Русиядә 40тан артык "ихтыяри" батальон оештырылган, дип язган иде.

Соңгы вакытта ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG