Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"на Русиянең дистә меңнән артык төзүчесе җибәрелгән


Июль ахырында Башкортстаннан 32 төзүченең Луһанскига китүе хәбәр ителгән иде.

Русиянең дистә меңнән артык төзүчесе хәзерге вакытта фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"нда, бу хакта төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга сылтама белән Русия мәгълүмат чаралары яза.

Фәйзуллин сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белгечләр белән инфраструктураны, җимерелгән торакларны төзекләндерү һәм яңа объектлар төзү мәсьәләләренә кагылышлы эш алып барыла. Шулай ук ул "ДНР" һәм "ЛНР"да шәһәр төзелеше документлары эшләнә дип искәрткән.

Июль ахырында Башкортстаннан 32 төзүченең фетнәчел Луһански "хлык республикасын төзекләндерергә китүе хәбәр ителгән иде. Алар Красный Луч шәһәрендәге торак йортларны сипләячәк, Петровски авылында урнашкан, Русия каһарманы, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов исемендәге гомуми белем бирү мәктәбен торгызачак диелде.

Быел марта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.

Май ахырында Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Донбассны торгызу өчен "махсус штаб" төзелде, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, штаб барлык юлларны һәм җимерелгән торакны, фетнәчел төбәкнең икътисадын торгызырга ниятли.

"Важные истории" басмасы хисаплауларыннан күренгәнчә, 2022 елның июнь ае уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинаның оккупациядәге районнарын "үз карамагына алачагын" игълан иткән. Мәсәлән Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG