Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан түрәләренә республиканың торак пунктларында су проблемнарын хәл итәргә кушты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

"Эчә торган суга кытлык булган җирдә кешеләргә мондый суны сатып алуны субсидияләргә мөмкин. Иң мөһиме – бөтен торак пунктларда да бакчага сибү өчен дә, хуҗалыкта куллану өчен дә су җитешле булсын”, дип искәрткән Татарстан президенты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләргә республиканың күпчелек торак пунктларындагы су проблемнарына игътибар итәргә кушкан. Моны ул республика иминлек шурасы утырышында әйткән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Күпчелек торак пунктларыбызда су белән тәэмин итүгә кагылышлы зур проблемнар барлыгын беләбез. Аларны икегә бүлеп карарга кирәк. Беренче чиратта су белән тәэмин итәргә кирәк, икенчесе – эчә торган су белән тәэмин итәргә. Эчә торган су белән проблемнар булган җирдә кешеләргә мондый суны сатып алуны субсидияләргә мөмкин. Иң мөһиме – бөтен торак пунктларда да бакчага сибү өчен дә, хуҗалыкта куллану өчен дә су җитешле булсын", дип искәрткән Татарстан президенты.

Миңнеханов әйтүенчә, бу мәсьәләләрне чишү өчен республикада махсус програм булдырырмакчылар.

Күптән түгел Казан түрәләре бистәләрне төзекләндерү өчен шәһәр һәм республика казнасында акча җитмәүгә зарланган иде. Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бүген 24 бистәдә йортлар "Водоканал" челтәренә кушылмаган. Үзәкләштерелгән челтәргә тоташкан җирлекләрдә дә "су җитмәү" проблемы дәвам итә.

"Бу проблемны хәл итәр өчен 3,1 млрд сум акча кирәк" диде ул. Гыйниятуллин белдерүенчә, Татарстан бюджетыннан җитәрлек ярдәм күрсәтелми. Соңгы 10 елда Татарстан һәм "Водоканал" бюджетыннан челтәрләрне төзекләндерү өчен 544 млн сум бүленгән. "Бу акчалар гына җитми" диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG