АКШ Төркия ширкәтләрен кисәткән: аларны Русиянең Америка чикләүләренә эләккән ширкәтләре һәм ватандашлары белән хезмәттәшлек итүдән тыелырга өндиләр. Бу хакта Wall Street Journal газеты яза.
Басма АКШ финанс министры урынбасары Уолли Адиемоның Төркиядәге Америка сәүдә пулатына һәм Төркиянең сәнәгать һәм бизнес ассоциациясенә җибәргән хатын тапкан. Хатта әйтелгәнчә, Русия ширкәтләре белән эш итеп, төрек ширкәтләре үзләрен куркыныч астына куя: аларга да Америка санкцияләре кертелергә мөмкин.
Хатта аеруча төрек банклары телгә алынган диелә. Басма язуынча, Русия банклары белән эшләвен дәвам иткән Төркия банкларына Американыкылар белән эш итү тыелачак.
Бу кисәтү – Вашингтонның Әнкарага басымы көчәюен күрсәтә. НАТО әгъзасы булган илләр арасында бары тик Төркия генә Русиягә кертелгән чикләүләргә кушылмады. Әлеге чикләүләр Русиянең Украинага бәреп керүенә җавап иде.
Нәтиҗәдә Төркия – Русия капиталлары өчен яшеренү урынына әверелде, дип яза Wall Street Journal.
Узган атнада АКШ һәм Төркия финанс министрлары урынбасарлары телефоннан аралашты. АКШ вәкиле Уолли Адиемо русияләр чикләүләрне урап узуда Төркияне куллана дип борчу белдерде. Төркия вәкиле исә, төрек ширкәтләренә һәм ватандашларына халыкара чикләүләрне бозарга рөхсәт ителми, дип ышандырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!