Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оккупацияләнгән Энергодар атышка тотылган. Украина белән Русия янә бер-берсен гаепли


Оккупациядәге Энергодар шәһәре. Архив фотосы
Оккупациядәге Энергодар шәһәре. Архив фотосы

Кимендә өч тыныч кеше һәлак булган, бер кеше җәрәхәтләнгән диелә. Якында Энергодардагы Запорожье атом электростанциясенә МАГАТЭ белгечләре килергә тиеш. Украина ягы Русия аларның маршрутына һөҗүм итте дип белдерә.

1 сентябрь иртәсендә Запорожье өлкәсендәге Энергодарга Украина хәрбиләре артиллерия һөҗүме ясаган, дип хәбәр итә "Интерфакс", шәһәрнең Русия бигеләгән хакимиятләренә сылтанып.

Кимендә өч тыныч кеше һәлак булган, бер кеше җәрәхәтләнгән диелә. Артиллерия һөҗүме күпфатирлы торак йортларга һәм ике балалар бакчасына да эләккән, анда янгыннар башланган.

Шул ук вакытта оккупацияләнгән Энергодарда иртән Украина десанты төшеп утыруы, шуннан соң аларга Русия хәрбиләренең һавадан һөҗүм ясавы әйтелә.

Якында Энергодардагы Запорожье атом электростанциясенә Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) белгечләре килергә тиеш. Украина ягы Русия аларның маршрутына һөҗүм итте дип ышандыра. Запорожье өлкәсе губернаторы Александр Старух белдерүенчә, "иминлек ягын кайгыртып, БМОның алдынгы төркеме юлын дәвам итә алмый".

28 август кичендә дә Энергодарның торак районнарына һөҗүм булган иде, Украина һәм Русия аларда бер-берсен гаепләде.

Тарафлар моны МАГАТЭ белгечләре Запорожье атом электростанциясенә килер алдыннан оештырылган провокация диде – электростанция Энергодарда урнашкан.

Энергодардагы Запорожье атом электростанциясе – Европада иң зурысы, ул быел мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электростанциягә 5 һәм 7 августта һөҗүм иткәннәр иде. Украина белән Русия бер-берсен гаепләде.

МАГАТЭ оешмасы вәкилләре оккупациядә калган Украинаның Запорожье атом элекстростанциясенә бара. "Запорожьега ярдәм итүчеләр инде юлда. Украина белән Европада иң зур атомтөш объектының иминлеген булдырырга тиешбез", дигән иде МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG