Accessibility links

Әстерхан янында Казакъстан белән чиктә күчеп йөрешле хәрби комиссариатлар эшли башлый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз Русия белән Казакъстан чигендәге “Караузек” чик буе пункты турында бара. Хәрби чакырылышка яраклыларны,  мобилизацияләнүне кичектереп тору хакы булмаучыларны яки хәрби комиссариаттан рөхсәт алмаучыларны чиктән чыгармый башладылар, диелә.

Әстерхан өлкәсендә, Русия белән Казакъстан чигендәге "Караузек" чик буе пунктында якын көннәрдә мобилизация пункты ачылачак, дип хәбәр итә төбәк башлыгының матбугат хезмәте. Биредә Русиядән чыгу юлында озын чакрымнарга сузылган машина тыгынлыгы җыелды.

"Чиктә чиратын көтүчеләр арасында хәрби чакырылышка яраклы яшьтәге ирләр күп. Чик буе тикшерү пунктында аларның документларын федераль реестр белән чагыштырып карыйлар. Хәрби чакырылышка яраклыларны, мобилизацияләнүне кичектереп торырга хакы булмаучыларны яки хәрби комиссариаттан рөхсәт алмаучыларны чиктән чыгармый башладылар", диелә хәбәрдә.

Якын көннәрдә Казакъстан белән чиктә хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре бирә башлаячаклар.

21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады. Аларның бер өлеше Грузиягә, Казакъстанга һәм Кыргызстанга чыгарга тырыша.

Казакъстан белән Русия чигендә озын километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, чик буендагы казакъ шәһәрләрендә торак арендасына ихтыяҗ нык артты.

Мобилизация белән бәйле Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Алага читтә яшәүче милләттәшләре ярдәм кулы суза башлады. Сугыштан качучыларның бер өлеше Казакъстан аша башка илләргә китәргә, ә бер өлеше шунда калырга җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG