Мобилизациягә Татарстанның Минзәлә районыннан эләккән ирләр сугыш өчен халыктан ачка җыюга каршы видеомөрәҗәгать чыгарды. Алар "Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүче хатыннарыбыздан ихтияри-мәҗбүри акча җыялар. Әмма безгә андый акча кирәкми!", ди. Ирләр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән хәрби кием өчен акча җыю дөрес түгел, бу калган гаиләләрнең кесәсенә керү дип белдерә.
"Без гаиләләребезне акчасыз калдырырга теләмибез", ди гаскәргә алынган ирләр. Һәм акчаны хөкүмәт, авыл шуралары бирсен дип, үзләренчә бу вазгыятьтән чыгу юлын күрсәтә.
Алар кайсы хөкүмәтне күз алдында тотуын әйтми. Русия хөкүмәтеме, Татарстанныкымы – анык түгел.
Татарстан бюджетында да, авыл шуралары бюджетында да федераллар башлаган сугыш өчен чыгымнар каралмаган. Республика Мәскәүгә миллиардларча салым җибәреп тора. Калган акчага республика мәктәп, хастанәләрне яшәтә, юллар сала, социал мәсьәләләрне хәл итә. Авыл шуралары бюджеты да шул ук очны очка бәйләүче кешеләрнең салымыннан туплана.
Федераллар салымнарның күпчелеген йолып ала, сугышны да алар башлый (Украинаны басып алу Путин карары нигезендә бара), әмма бер үк вакытта федераллар гаскәргә алынганнарны киендерергә, хәтта ашатырга да акча бирми. Моның өчен акчаны бар ил буйлап янә халыктан җыю бара.
Татарстанда да, Башкортсанда да көн саен төрле хәйрия акцияләре оештырыла, бу Украинадагы сугышка китүче ирләргә ярдәм дип күрсәтелә. Бу эш белән бигрәк тә актив сәнгат кешеләре шөгыльләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!