Ел ахырында Nokia һәм Ericsson ширкәтләре Русиядән китү сәбәпле, русияләр мобиль элемтә белән бәйле проблемнарга юлыгырга мөмкин. Бу хакта телекоммуникацион ширкәтләрдәге биш югары дәрәҗәле җитәкчегә һәм бу тармакта эшләүче башка чыганакларына сылтанып, Reuters хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматынча, русияләр интернет акрынаю, элемтә өзелеп китү, шалтыратулар китмәү кебек проблемнарга дучар булачак. Бу - Русия операторларының вакытында програмнарны яңарта һәм алмаш кисәкләр сатып ала алмавы белән бәйле диелә.
Агентлык сораштырган белгечләр әйтүенчә, беренче чиратта авылларда яшәүчеләр зыян күрәчәк. Басманың моңа бәйле мөрәҗәгатенә Русия дигитал үсеш министрлыгында җавап бирмәгәннәр. Әмма бу атнада дигитал үсеш министры Мәксут Шадаев өч Русия операторының, илдә җитештерелгән җиһазларны сатып алуга 100 миллиард сумлык контрактлар имзалавын әйткән иде, диелә язмада.
Басма Русия операторларыннан да җавап ала алмаган.
- Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җавап буларак чикләүләр кертелгәч, телекоммуникация җиһазлары җитештерүче төп ширкәтләр — Швециянең Ericsson, Финляндиянең Nokia һәм Кытайның Huawei ширкәтләре — Русиядән китте. Нәтиҗәдә Русиянең мобиль элемтә операторлары тиз интернет белән тәэмин итү өчен зарур җиһазлар кытлыгын сизә башлады.
- Җиһазлар кытлыгы сәбәпле элемтә проблемнары башлану мөмкинлеге турында белгечләр 2022 елның марты ахырында ук кисәткән иде. Ул чакта операторлар резервларның дүрт-алты айга гына җитәчәге, июль-августта җиһазлар ватыла башлаячагы һәм интернетның тотрыксызлыгы артачагы турында белдерде.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!