Башкортстанның Әбҗәлил районында яшәүчеләр Русия президенты Владимир Путин, баш прокурор Игорь Краснов, тикшерү комитеты рәисе Александр Батсрыкин һәм Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Александр Бортниковка мөрәҗәгать яздырган, алар авыллары янында канунсыз алтын чыгаруны туктатырга булышуларын сорый.
"Соңгы елларда безне республика хакимиятләре һәм аларның "кесә" оешмалары бик борчый, алар авылларыбыз янында алтын чыгара. Алтынны вәхшиләрчә чыгаралар: кара туфракны юдыралар, төче суны чамасыз кулланалар, беркайчан да җирләрне һәм сулыкларны торгызу эшләрен эшләмиләр. Тагын бер елгабыз - Карасайдан колак кагачакбыз.
Моңа кадәр "Весна" оешмасының вәхши гамәлләре аркасында Сулыүзәк елгасыннан мәхрүм калган идек. Алар елгаларны буа, алтынны юдыру өчен төче су астына дистәләгән скважиналар бораулый. Мондый оешмаларның эшчәнлеге аркасында җирле халык эчә торган су да пычраначак", дип белдергән алар.
Активистлар җирле һәм федераль оешмаларга ярдәм сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать итүләрен, әмма "отписка"лар гына килүен әйтә.
"Күз буяу өчен [куәт оешмалары вәкилләре] гаепле оешмаларга җинаять эшләре дә ачкан булды, әмма тикшерү комитетының һәм прокуратураның коррупциягә бирелгәнлеге аркасында, гаеплеләр тиешле җәзасын алмады", ди алар.
Шулай ук мөрәҗәгатьтә алтын чыгаручы оешмаларның көтүлекләргә һәм печән үскән җирләргә зыян салуы әйтелә.
Активистлар "республика хакимиятенә ышанмыйбыз", ди һәм бу хәлгә федераль куәт оешмаларының һәм ил президентының да тыкшынуын сорый.
Видео мөрәҗәгатьне яздыруда Әбҗәлил районының Хәлил авыл җирлегенә керә торган, Ишбулды, Абдулмәмбәт, Мәхмүт, Хөсәен, Калмак авылларында яшәүчеләр катнашкан.
Активист Урал Сәгыйтов әйтүенчә, әлеге видеоны яздыргач, районда яшәүчеләр "Хәлил җирлегендә алтын яткан урыннарны вәхши алымнар белән эшкәртүләренә каршы торучы" активистлар төркеме төзегән. Алар җирлек башлыгыннан 18 февральдә халык җыены үткәрүне сораган, активистлар җыенда алтын чыгару белән бәйле проблемнар күтәрелүен тели.
- Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә еллар дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгаруларына зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
- Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
- Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
- Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
- Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум