Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Елена Шәфыйкова 25 яшьлек Кирилл Русаковка Русия гаскәрен "дискредитацияләве" өчен 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Егет 18 февраль кичендә Уфадагы "Биг Шеф" кафесы диварына буяу белән сугышка каршы язулар язган диелә.
Кирилл Русаков гаебен танымаган. Мәхкәмәдә ул сивил карашларымны белдердем дип әйткән.
Күптән түгел Казанда яшәүче иргә дә диварларга сугышка каршы сүзләр язуы өчен җәза бирелгән иде. Ул "вандаллык" кылуда (Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип табылды. Владислав Вахитовка җинаять эшен былтыр сентябрьдә, "Татарстан башкаласы урамнарында буяу баллоны белән сугышка каршы 12 язу язганы өчен" ачтылар.
- 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат "дискредитацияләгән" өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
- Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум