Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы кешесен Колумбиядән Русиягә махсус хезмәтләр кушуы белән кайтарттырганнар


Владимир Таранецны Русиянең Баш прокуратурасы соравы белән Колумбиядә тоткарлаганнар һәм Русиягә кайтарттырганнар.

Аңа каршы җинаять эше ачылган, ул террорчылык оешмада катнашуда гаепләнә. Куәт структуралары фикеренчә, Таранец террорчылык оешманың әгъзасы булган, Сүрия гаскәрләренә каршы чараларда катнашкан, диверсион-терррлык гамәлләр кылган.

Аны 2013 елдан бирле эзләгәннәр. "Реальное время" Владимир Таранец алдау маддәсе нигезендә дә эзләнгән дип яза, бу гаеп аннан алынмаган. Аның экстрадицияләнүе июль азагында булган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG