Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һава аланнары очышлар өчен ябылган, берничә очкыч Казанга төште


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Мәскәүдә һава аланнары очышлар өчен ябык булу сәбәпле, 50гә якын очкыч төшә алмаган.

Иртән Мәскәүнең барлык һава аланнары очышлар өчен ябылган. Екатеринбурдан очкан "Аэрофлот" рейсы Мәскәүгә килеп җиткәндә кире борылып Казан һава аланына төшкән. Пилот Мәскәүнең барлык һава аланнары ябык булуын әйткән.

Мәскәү һава аланнары ябык булу сәбәпле, Казан бүген дүрт очкычны кабул иткән. Аның икесе Екатеринбур, берсе Орски, тагын берсе Чиләбедән Мәскәүгә очкан.

Соңгы вакытта Мәскәүнең Внуково һава аланы очышлар өчен еш ябыла башлады. Бу иминлек максатыннан дип аңлатыла. Очкычлар башка һава аланына җибәрелә иде. Моңарчы берүк вакытта Мәскәүнең бөтен һава аланнары ябылганы булмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG